Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә - салкын, Европада - эссе: Дөньяда аномаль эсселек һәм салкыннар ни сәбәпле килеп чыккан?

Россиядә - салкын, Европада - эссе: Дөньяда аномаль эсселек һәм салкыннар ни сәбәпле килеп чыккан?

news_top_970_100
Россиядә - салкын, Европада - эссе: Дөньяда аномаль эсселек һәм салкыннар ни сәбәпле килеп чыккан?
Дөньяда аномаль эсселек һәм салкын һава урнашу сәбәбен галимнәр атаган. Мәскәүдә метеобюро хезмәткәрләре бу күренешләрне климат чорлары алмашу белән аңлата. Бюроның баш белгече Татьяна Позднякова Европада мондый эссе һава соңгы тапкыр XVI в гасырда күзәтелүен әйткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта кайнар һава дулкыны Африкадан Европага килгән. Россиядә исә Төньяк полюстан килгән салкыннар хакимлек итә. Һава массаларының төньяк-көньяк юнәлешендә хәрәкәт итүе меридиональ дип аталган процесслар аркасында килеп чыга. Һава Җир меридианнары буйлап күчә, бу климатик чорлар алмашы күренеше дип исәпләнә. Тын океаннан җылы дымлы һава төньякка, ә поляр салкын һава көньякка күчә. Салкын һава җылы һава белән бәрелешеп, көчле яңгырлар барлыкка килә.

Нормада һава массалары көнбатыштан көнчыгышка таба - Җирнең параллельләре буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Бу очракта һава тотрыклырак була, дип хәбәр итә РИА Новости. Көнбатыш-көнчыгыш юнәлешендә һава күчү чоры, кагыйдә буларак, 25-30 ел дәвам итә. Меридиональ процесслар чоры кыскарак. Шулай да галимнәр чорларның күпме дәвам итүен алдан фаразлый алмый. Метеокүзәтүләр тарихы бары 170 ел гына тәшкил итә. 


Татьяна Позднякова сүзләренчә, метеорологлар климатик чорлар алмашын нәрсә китереп чыгарганын белми. Бу планетаның магнит кыры үзгәреше белән дә, астрономик факторлар белән дә, кеше эшчәнлеге - антропоген фактор белән дә аңлатылырга мөмкин.

29 июльдә Россиягә аномаль салкыннар килә. Мәскәүдә көндез 11 градус, Татарстан 17 градус чамасы җылы булу көтелә. Европада исә көчле эссе һава торышы тора. Германия, Франция, Бельгия һәм Голландиядә 42 градус эсселек хакимлек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100