Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә халык санын алганда үзеңне һәм гаиләңне ничек исәпкә кертергә?

Россия халкы 1–10 октябрь көннәрендә, Дәүләт хезмәтләре сайтында анкета тутырып, җанисәптә катнаша ала.

news_top_970_100
Россиядә халык санын алганда үзеңне һәм гаиләңне ничек исәпкә кертергә?

Россиядә сынау рәвешендә халык санын алу башланды. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Россия халкы 1–10 октябрь көннәрендә, Дәүләт хезмәтләре сайтында анкета тутырып, җанисәптә катнаша ала. 16–31 октябрьдә илнең берничә төбәгендә йортлар буйлап халык санын алучылар йөреп чыгачак.

Бу төбәкләрдә халык саны алу участоклары да эшләячәк. Болар: Кабардино-Балкария Республикасының Эльбрус муниципаль районы, Саха (Якутия) Республикасының «Хангал олысы» муниципаль районы, Камчатка өлкәсенең Алеут муниципаль районы, Красноярск өлкәсе Минусинск шәһәре — Шәһәр округы, Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск һәм Катангск муниципаль районнары, Новгород өлкәсенең Түбән Новгород шәһәр округы, Сахалин өлкәсе «Көньяк Курильск шәһәр округы» муниципаль берәмлегенең Көньяк Курильск бистәсе, Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш административ округының Свиблово районы, Санкт-Петербургның шәһәр эче муниципаль берәмлекләре — Княжево муниципаль округы.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100