Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң киң таралган фамилия нинди?

Россиядә иң киң таралган фамилия нинди?

news_top_970_100
Россиядә иң киң таралган фамилия нинди?
"Российская газета" илдәге иң киң таралган фамилияләр исемлеген чыгарган. Россия фәннәр академиясенең Урал бүлеге археографик комиссиясе рәисе, тарих фәннәре докторы Алексей Мосин әйтүенчә, популяр фамилияләр исемлеге үзгәрми. Анда дүрт фамилия - Иванов, Кузнецов, Попов, Смирнов. Төрле төбәкләрдә аларның урыннары үзгәрергә мөмкин, әмма бу фамилияләр кала, ди ул икән. Күп кенә регионнарда беренче урындагы фамилия - Смирнов.

Мәсәлән, Екатеринбургның үзендә беренче урында Кузнецов, аннары Иванов. 

"Дөрес, берәр авылга Иванов та, Кузнецов та булмаска мөмкин, әмма теләсә нинди шәһәрдә бу фамилияләр бар һәм алар күп", - ди галим. 

XXI гасыр башында фәннәр академиясендә Анатолий Жураавлев илдәге иң популяр фамилияләр исемлеген төзегән булган. Менә ул вакыттагы исемлек: Иванов, Смирнов, Кузнецов, Попов, Васильев, Петров, Соколов, Михайлов, Новиков, Фёдоров, Морозов, Волков, Алексеев, Лебедев, Семенов, Егоров, Павлов, Козлов, Степанов, Николаев, Орлов, Андреев, Макаров, Никитин, Захаров. А завершают его - Калачев, Грибов, Елизаров.

Дөньяда иң киң таралган фамилия исә Ли - 100 миллионнан артык кешенең фамилиясе шундый. Кытайда сигез процент кешенең фамилиясе шундый. Икенче урында - Чжан, шулай ук 100 миллион тирәсе, Аннары - Ван (93 процент). Дүртенче урында вьетнам фамилиясе - Нгуен (36 миллион). Испан фамилиясе Гарсия, Гонсалесны 10 миллион кеше йөртә. Аннан соң испан-португал фамилиясе Эрнандес (8 млн), инглиз фамилиясе Смит - 4 млн. Смирнов фамилиясе тугызынчы урында - 2,5 мон, аннан соң немец фамилиясе Мюллер - миллион тирәсе.

Татарлар арасында иң киң таралган фамилия билгеле түгел. Сезнең фикерегез нинди? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100