Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң күп хезмәт хакын кайсы һөнәр ияләре ала?

Иң югары хезмәт хаклары Үзәк һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында, ә иң азы - Төньяк Кавказда.

news_top_970_100
Россиядә иң күп хезмәт хакын кайсы һөнәр ияләре ала?

Россиядә иң югары хезмәт хакын финанс өлкәсендә эшләүчеләр ала. Мондый нәтиҗәгә НАФИ аналитика үзәге белгечләр килгән дип яза “Российская газета”.

2018 елда финансистларның уртача хезмәт хакы аена 88 мең булган. Бу илдәге уртача керемнән ике тапкырга артык. Икенче урында чыгаручы тармак – якынча 87 мең, өченчедә - мәгълүмати технологияләр һәм элемтә – 71 мең сум.

Исемлекне хезмәт күрсәтү секторы вәкилләре төгәлли: кунакханә һәм җәмәгать туклануы эшчеләре – 28,2 мең, ә “коммунальщиклар” – 30,5 мең ала.

Географик билгеләр буенча караганда иң югары хезмәт хаклары Үзәк (53,4 мең) һәм Ерак Көнчыгыш (52,8 мең) федераль округларында, ә иң азы Төньяк-Кавказда (26,3 мең). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100