Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия мәктәпләрендә смартфон куллануны тыячаклар?

Россия мәгариф министры мәктәпләрдә смартфоннарны тыю тәкъдимен хуплаган.

news_top_970_100
Россия мәктәпләрендә смартфон куллануны тыячаклар?
“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде О.Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышында. Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.
  • Франциядә мәктәп укучыларына дәрес вакытында шәхси мобиль җайланмалардан файдалануны тыя торган закон проекты кабул ителгән.
Ольга Васильева кайбер Россия мәктәпләрендә укучыга телефонын куеп тора торган махсус тартмалар булуын өстәп әйткән.

Шулай ук ул ата-аналар укытучы белән бәйләнешкә керә ала торган махсус сигналлы контроль телефон булуын да сөйләгән.

“Сорау туа: барысы да бар икән, нигә [смартфон]? Тулысынча җиһазландырылган сыйныфлар, сыйныфларда планшетлар бар икән?” - дигән министр. 

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100