Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия халкын нинди счетчик куярга мәҗбүр итәчәкләр?

2021 елдан башлап "акыллы" счетчиклар куела һәм аның күрсәтмәләрен кертәсе булмый.

news_top_970_100
Россия халкын нинди счетчик куярга мәҗбүр итәчәкләр?

Россиядә электр энергиясен хисаплый торган интеллектуаль счетчикларны 2021 елдан башлап урнаштырачаклар. Әлеге вакытта тиешле закон проектына төзәтмәләр әзерләнә. Бу турыда Россия энергетика министры урынбасары — «статс-секретаре» Анастасия Бондаренкога сылтама белән «Российская газета» язды.

Зур оешмалар бу счетчикларны үзләре урнаштырырга тиеш була. Кече, урта бизнес оешмаларына, торак йортларга мондый счетчикларны куюны челтәр оешмаларына һәм энергия белән тәэмин итүчеләргә йөклиләр, дип сөйләгән Бондаренко.

Түләү бәяләре әлегә төгәл билгеле түгел. Мондый счетчиклар экономиягә һәм электр энергиясен югалтуны чикләүгә китерәчәк, дигән ул.

Тарифлар артуы инфляция белән чикләнәчәк.

Закон кабул ителеп, өч ай узгач, гражданнар счетчик алмаштырмый һәм аның күрсәтмәләрен кертми. Тәэминатчы оешма күрсәтмәләрне үзе алып, үзе хисап тотарга бурычлы була.

2021 елга кадәр счетчикларны интеллектуаль булмаганына алмаштыру мөмкин. Шуннан соң бары тик интеллектуаль счетчик кую гына каралган. Аның бәясе дә әлегә төгәл билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100