Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Хөкүмәте бензин бәясе арту турында нинди карар кабул иткән?

2019 елның мартына кадәр бәяләр арттыру тукталып торачак.

news_top_970_100
Россия Хөкүмәте бензин бәясе арту турында нинди карар кабул иткән?

Россиянең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин бензин бәясен көйләүдә дәүләтнең катнашуы таләп ителми диде. Бу турыда «Коммерсант» газетасы хәбәр итә.

«Соңгы егерме елда базар икътисады күрсәткәнчә, бензинга бәяләр базар шартларында формалаша ала. Һәм ул барысын да канәгатьләндерерлек, җитәрлек дәрәҗәдә стабиль була ала», — дип әйткән Кудрин.

Аның фикеренчә, нефть эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләр арасында көндәшлеккә ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта бензинга акцизлар белән дә сак эш итү таләп ителә. Кудрин ассызыклаганча, акцизларга кабат бәя арттыру яңа куркыныч тудыра.

«Һәм менә тагын бензинга акцизлар бәясен кабат арттыру, әлбәттә, яңа куркыныч тудыра», — дигән Хисап палатасы рәисе.

Бензин бәясе кисәк кенә артканнан соң, Россия Хөкүмәте ягулык компанияләре белән бензин бәясен арттыруны туктатып тору турында килеште. Россиянең эчке базарында 2019 елның мартына кадәр бәяләр арттыру тукталып торачак.

Гыйнварга кадәр күпләп сату базарында Аи-92 бензинына уртача бәя 39,86 сум, Аи-95 — 42,77 сум, дизель ягулыгы — 43,11 сум булып торырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100