Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрдәк йонын балавыз ярдәмендә тиз генә чистарту ысулы - видео

Үрдәк йонын балавыз ярдәмендә тиз генә чистарту ысулы - видео

news_top_970_100
Үрдәк йонын балавыз ярдәмендә тиз генә чистарту ысулы - видео
Мессенджерларда үрдәкнең бала йоннарыннан җиңел генә чистарту ысулы пәйда булды. Ул Арча районы ватсап төркемнә куелды. Авторның кем икәне билгеле түгел.

Үрдәк йонын гудрон белән чистарту ысулы таралган иде. Анысын укучылар пычрак, тәме сеңә дип бәяләгән иде.

Бу ысулда татар абыйсы (исеме безгә мәгълүм түгел) үрдәкне чистарту өчен балавыз кулланырга тәкъдим итә. Балавызны кайнатырга һәм йоннары йолкынган үрдәкне шунда һәм салкын суга берничә тапкыр тыгып алырга кирәк. Аннары каткан балавызны куптарганда бала йоннары да ябышып чыга.

"Җәмәгать, ничек?" - дип кызыксына автор.

"Ярый ла умартачы булсаң, бездә элекке тәртип булыр инде",
"Тиресенә бал тәме сеңәдер".
"Эссерәк су белән юсаң, балавызы эридер аның".
"Гудрон белән эшләгән ише түгел инде", дип язалар.

Кайберәүләр башка ысуллар тәкъдим итә. "Без капчыкка тыгып, кайнар суга тыгып 12гә кадәр саныйбыз, аннары алып, парлы килеш чүпрәккә төреп тотып алабыз, аннары йолкыйбыз".
"Элек әниләр үтүклиләр иде юеш чүпрәккә төреп".
"Полиэтиленга, аннары капчыкка салып, әйбәтләп авызын бәйләп, кер юу машинасында юучылар да бар", дигән киңәш бирүчеләр дә бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100