Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан аенда авырлы булу яки бала имезү сәбәпле уразасын калдырган хатын-кызга аны кайчан тотарга?

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков хатын-кызларны кызыксындырган сорауга җавап бирде.

news_top_970_100
Рамазан аенда авырлы булу яки бала имезү сәбәпле уразасын калдырган хатын-кызга аны кайчан тотарга?

- Хатын-кызларның авырлы яки бала имезү вакытында ураза тотмыйча калдырылган көннәрен ел фасылының кыска көннәрендә тоту җиңелрәк. Анда Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте киң. Калдырылган көннәрне бер-бер артлы тоту шарт түгел. Әгәр дә син сәбәп белән калдырган булсаң, көн арты көн тоту шарт түгел. Мәсәлән, 3 көн тоттың, 3 көн тотмадын, 3 көн тоттың. Болай булса да ярый. Яисә бер-бер артлы булса да ярый. Хәтта бер-бер артлы булган вакытта кыска көннәрдә ул җиңелрәк тә. Чөнки кеше аның авырлыгын күнеккәннән соң тоймый башлый, - диде Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100