Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесен эшеннән ни өчен азат итте?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зариповны билгеләде.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов  Дәүләт торак фонды җитәкчесен эшеннән ни өчен азат итте?
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте. Аның урынына яңа җитәкче билгеләнде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

"Бүген Татарстан Президенты Боерыгы белән Тәлгать Абдуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасыннан азат ителде. Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез", - дип сөйләгән Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

  • Тәлгать Абдуллин Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын 1997 елдан бирле җитәкләде.
"Татарстан Президенты Боерыгы белән Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зарипов билгеләнде. Моңа кадәр ул Тарифлар буенча дәүләт комитетын җитәкли иде", - дигән Лилия Галимова.

  • Моңа кадәр Марат Зарипов Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетын җитәкли иде. Әлеге вазифада ул 2012 елдан бирле эшләде.
***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100