Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психиатрлар өйгә килеп ярдәм күрсәтә аламы?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Психиатрлар өйгә килеп ярдәм күрсәтә аламы?
– Мин 75 яшьлек әтием белән бер фатирда яшим. Инде дүрт ел тирәсе ул үзе артыннан күзәтәләр дип сөйли. Имеш, туганнар, күршеләр, урамдагы кешеләр. Җинаять дөньясы турында бәһасез мәгълүматлар беләм дип тә сөйләнә. Әмма бу алай түгел, гади кеше ул. Психиатрга барыйк дигәнне сүзне ишетергә дә теләми.
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: - Параноя дип атала торган күренеш бу. Кичекмәстән психиатрга барырга кирәк. Алга таба да болай дәвам итсә, ул үзенең ачуын “үзен эзәрлекләүчеләр”дән ала. Йә булмаса, куркуыннан зыян салырга мөмкин. Бәлки ул әле “мине талыйлар”, “акчамны урлыйлар” дип тә әйтәдер. Ничек булса да, психиатрга барырга кирәк. Психиатрия законнары буенча, психиатрлар өйгә килми. Ул биргән дарулар психозларны азайта. Бу кеше үзе дә тилмерә. Кеше 39 температура белән авырганда, нишләргә дип уйлап утырмыйлар бит. Йә табиб чакырталар, йә хастаханәгә баралар. Монда да шулай ук – бу абыйның хәле авыр, 39-40 градус температура белән тилмергән кебек.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100