Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Правасыз гына мотоциклда йөртүче яшүсмерләргә нинди җәза була?

Гироскутер, монотәгәрмәч, сигвей кебек чараларда хәрәкәт итүчеләр җәяүле дип исәпләнә.

news_top_970_100
Правасыз гына мотоциклда йөртүче яшүсмерләргә нинди җәза була?
Мотоцикл белән идарә итү өчен таныклык бары тик балигъ булганнарга гына бирелә. Правасыз матайда элдертүче яшүсмерләр өчен әти-әнисе җавап бирәчәк.

Мопедлар һәм скутерлар белән идарә итү өчен дә ЮХИДИда алынган таныклык кирәк. Моның өчен башта автомәктәптә укыйсы, аннары имтихан тапшырасы була.

Авыл урамнарыннан мотоциклда элдертүче балаларны полиция тоткан очракта, 5 тән 15 меңгә кадәр штраф салачаклар. 

Гироскутер, монотәгәрмәч, сигвей кебек чараларда хәрәкәт итүчеләр җәяүле дип исәпләнә. Җәүялеләр өчен кичү аша чыкканда аларны кулга алырга кирәк. Юлның машиналар хәрәкәт итә торган өлешенә мондый чараларда чыгу тыела.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100