Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песи теләсә кайда “пес” итмәсен өчен нишләргә?

Өйдә песи асраучылар бу хайванны кечкенә чактан ук билгеле бер урынга физиологик эшләрен башкарырга өйрәтә. Тәрбия, билгеле булганча, гади эш түгел. Шулай да, берничә киңәш комачауламас, мөгаен.

news_top_970_100
Песи теләсә кайда “пес” итмәсен өчен нишләргә?
"Челнинские известия" сайтында песи яратучылар өчен киңәшләр чыкты.

Туалет өчен махсус эчлек – наполнитель алып карагыз. Аны гел алмаштырып торырга кирәк. Алмаштырган саен, савытны яхшылап киптерегез. Бик исле ароматизаторлар кулланмагыз.

Песине җитәрлек күләмдә ашатыгыз һәм эчертегез. Су савыты һәрчак тулы торса хәерле.

Песи өчен савытны дөрес сайлагыз. Арзанлы пластик савытлар исле булырга мөмкин. Песиләр исне кешеләргә караганда яхшырак сизә. Без бер дә тоймаган исне дә песиләр сизеп алырга мөмкин.

Әгәр песине кирәкмәгән урында “пес” иткәнен күреп алсагыз, аңа су тамызып алыгыз. Песиләр су коенырга яратмый. Су тамчысы да песине стресс хәленә китерергә мөмкин.

Әгәр песи шапшак эшләре өчен гел бер урынны сайласа, бу урынга су эчә торган савытын куегыз. Алар ашаган урынны пычратмый.

Песи пычраткан урынны бик нык исле юу чарасы белән чистартыгыз. Горчица, лимон мае йә кабыгы, песиегез яратмый торган башка ис кулланырга була.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100