Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Песи балаларын күзләре ачылганчы үтерсәң, гөнаһ түгел" дигән сүз дөресме?

Бер танышым песи асрый. Юньле тәрбия дә күрсәтми инде ул аларга. Песиләре ничә карасаң күрше абзарындагы тавыкларга салган ризыкны ашап көн күрә. Ник ашатмыйсың песиеңне, дигәч, эшләп ашасын, тычкан тотсын, – ди. Иң күңелгә тигәне шул, песиен балалагач, урманга илтеп ташлый. Бервакыт песи үзе генә кире әйләнеп кайтты, балалары юк иде. Тилгән-мазар хәрап иткәндер инде. Юньле тәрбия күрсәтә алмагач, асрама гына бит инде. Песиләрнең каргышы төшә ди бит аның.

news_top_970_100
"Песи балаларын күзләре ачылганчы үтерсәң, гөнаһ түгел" дигән сүз дөресме?

Без – кешеләр, гадәттә этләрне, песиләрне дүрт аяклы дусларыбыз дияргә яратабыз. Әмма һәр очракта да дусларыбызга яхшы мөгаммәлә, тәрбия күрсәтеп бетерә алмыйбыз. Хәтта адәм баласы кайчакларда үзен ит-сөт белән туендыручы сыер, сарыкларга да кул күтәрә, кыйный. Арабызда белә торып та, хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне рәнҗетүчеләр очрый. Хайван, җәнлекләрне җәберләүчеләргә динебез нинди карашта. Бу хакта Теләче районы “Ихлас” мәчете имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевка берничә сорау бирдем.

– Исмәгыйль хәзрәт, песиләр күп бала китерә. Күп песи асрарга мөмкинлеге булмаган кешеләр песи балаларын күзләре ачылганчы үтерсәң, гөнаһ булмый, дип, суга салып аларны үтерә. Бу гөнаһмы?

– Бу бик зур гөнаһ, чөнки ул тере һәм бу җан иясен үтерү була. Әгәр дә мөмкинлегең юк икән, песине асрамаска кирәк. Хәзерге заманда кастрировать итү өчен дә мөмкинлекләр күп. Ислам дине бер сәбәпсез тереклекне үтерүне тыя. Шулай ук, хайваннарны мыскыл итү тыела.

– Көндәлек тормышта хайваннарга тупаслык кылучылар очрый...

– Хайваннарны җәберләү гөнаһ. Әгәр дә кеше шушы гамәлне эшләгән булса, монда бер генә юл: Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, дога кылу. Аллаһы Тәгалә безгә тәүбә ишекләрен япмаган, шуңа күрә кеше шушы гамәлләренең хата икәнен танып, йә, Раббым хаталарымны таныдым, гөнаһларымны кичер, дип, тәүбә, хаҗәт намазлары укырга тиеш. Мәсәлән ике рәкагәть нәфел намазын укый да, ярлыкау сорап, дога кыла. Аллаһы Тәгалә безгә үз хокукларыбыздан тыш, хайваннарның да хакларын үтәргә чакыра. Аларның хаклары булган кебек, безнең дә аларга карата бурычларыбыз бар. Көндәлек тормышта еш очраучы, мал, кош-корт чалуның үз таләбе бар. Бисмиллә әйтеп, кыйблага каратып чалырга кирәклеген инде барыбыз да белә. Шуны да белеп тору кирәк, мал чалганда мал газапланмасын өчен аны тиз һәм җиңел юл белән чалу кирәк. Хайваннарда да курку, кайгыру, ярату, борчылу хисләре бар. Шул сәбәпле, Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгаләнең аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) чалырга әзерләнгән мал янында пычак үткенләүне тыйган. Бервакыт ул сарык чалырга әзерләнгән кеше яныннан узып

барышлый, пычак үткенләүченең үткенләгән пычагын сарыкның аягына куйганын күрә, ә сарык әлдән-әле шул пычакка карый. Шунда Пәйгамбәр (Аллаһы Тәгаләнең аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтә:

“Син моны алданрак башкара алмадынмы? Ничек инде син малны ике тапкыр үтерәсең?!”

Хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең дә адәм балалары кебек үк җир өстендә тормыш алып барырга, яшәргә хаклары бар. Аларны җәберләмик, ризык бирик, бәлага тарыганнарына ярдәм итик.

– Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында Ислам динендә ниләр әйтелә?

– Аллаһы Тәгалә кошларның тәвәккәллеге хакында Корьәндә китерә. Кешеләрнең тәвәккәллеге кошларның тәвәккәллеге шикелле булса, алар ризыксыз калмаслар иде ди. Кошлар иртә белән чыгып китәләр һәм азык белән кайталар. Кошлар бит ризык булырын белеп китми, тырышлык куялар, эзлиләр. Алар сәбәп кылалар һәм Аллаһы Тәгалә аларга ризык бирә.

Исламда хайваннарга, җәнлекләргә карата зур игътибар булуы турында күп кенә сүрә исемнәреннән үк аңларга мөмкин. Мисалга, “Сыер” (әл-Бәкара), “Үрмәкүч” (әл-Гәнкәбүт), “Фил” (әл-Фил), “Бал корты” (ән-Нәхел), “Кырмыска” (ән-Нәмел) сүрәләре бар.

Хайваннарга, менә шул бөҗәкләргә карап кешеләр тагын да гыйбрәтләнергә тиеш. Аллаһы Тәгалә кешеләргә кошларның тырышлыгын, аларның ничек тәртип белән яшәвен үрнәк итеп бирә. Коръәндә берәр нинди бөҗәк, тереклек әйтелгән икән, бу инде аның мөһимлеген күрсәтә.

Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр дә кеше кебек үк борчыла һәм сиземли. Алар да авырый, сихәт таба, ярата һәм балалар үрчетә, үсәләр, картаялар һәм үләләр. Һәм Кыямәт көнендә кабаттан терелеп, хисап көнендә булачаклар. Хисләр буенча алар кешедән бер ни белән дә аерылмый. Аерма шунда гына: аларга Коръәндә язылган, Пәйгамбәрләр тарафыннан үтәлеп килгән законнарны үтәү таләп ителми. Чөнки хайваннар, кошлар, бөҗәкләр югары дәрәҗәдәге акыл һәм тирән фикерләү сәләтеннән мәхрүм. Ә адәм баласына акыл һәм уйлау сәләте бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100