Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә «картлык» буенча өстәмә бирелә торган акча күпмегә артты?

80 яшь тулгач, пенсия тагын да арта.

news_top_970_100
Пенсиягә «картлык» буенча өстәмә бирелә торган акча күпмегә артты?

Яңа ел башыннан 80 яше тулган пенсионерларга «картлык» өчен өстәмә түләү 5 334 сум була. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Бу акча узган елгыга караганда 400 сумга күбрәк. «Российская газета»га Россия Пенсия фондында, аңлатканча, 80 яшь тулгач, пенсионерның пенсиясе дә арта.

Әлеге арту кеше картлык буенча иминият пенсиясе алган очракта була. Пенсиянең иминият өлешенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыралар. Моның өчен берни дә эшлисе юк: яңадан хисаплау автомат рәвештә эшләнә.

  • 5334 сум — билгеләнгән түләү күләме. (2018 елда 4892 сум иде).

Моннан тыш, пенсионерны тәрбияләгән өчен түләүгә өстәмә акча алып булачак. Бу акчаны беркайда эшләми торган һәм хезмәткә сәләтле гражданин пенсионерны караган очракта түлиләр. Пенсионерны караучы кеше туган булмаска, аның белән бергә яшәмәскә дә мөмкин. Түләү ай саен пенсия белән бергә килә. Ул аена 1200 сум була. Кайсыбер регионнарда арттыру коэффициенты да карала.

Пенсионерны тәрбияләүче кешегә иминият стажы һәм һәр ел өчен 1,8 балл исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100