Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә чыкканчы үлеп киткән кешенең хисабындагы пенсия тупланмаларын кемгә бирәләр?

Пенсиягә чыкканчы үлеп киткән кешенең хисабындагы пенсия тупланмаларын кемгә бирәләр?

news_top_970_100
Пенсиягә чыкканчы үлеп киткән кешенең хисабындагы пенсия тупланмаларын кемгә бирәләр?
Кеше пенсия яшенә кадәр җитмичә, вафат булса, мәрхүмнең хисабына җыелган пенсия акчаларының махсус өлешендәге тупланмаларны аның туганнарына түләргә тиешләр. Бу турыда "Челнинские известия" сайтына Россия Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов сөйләгән.

"Кеше үзе исән чагында ук пенсия тупланмаларын кемгә бирергә икәнен әйтеп калдыра ала. Моның өчен пенсия тупланмаларын бүлеп бирү турында гаризаны алдан язып куярга кирәк. Акчаларны туган булу-булмауга карамастан, теләгән һәркемгә бирергә васыять итәргә була. Киләчәктә бары шушы кеше генә мәрхүмнең пенсия тупланмаларын ала алачак", - дип сөйләгән Фәттахов.

Әгәр пенсия тупланмаларын алачак кешеләр алдан билгеләнмәгән булса, бу хокук беренче чираттагы туганнарга - мәрхүмнең балаларына, иренә яки хатынына, әти-әнисенә бирелә. Әгәр алар да булмаса, икенче чираттагы туганнар гариза яза ала. Бу - абый-апалар, әби-бабайлар, оныклар.

Пенсия тупланмаларын алу турында гаризаны кеше үлгәннән соң алты ай эчендә язарга кирәк. Әгәр бу вакыт узса, судка мөрәҗәгать итәсе була.

1967 елда туган һәм алардан яшьрәк гражданнарның пенсия тупланмалары була. Бу исемлеккә пенсия тупланмаларын Дәүләт катнашында финанслау программасына катнашкан кешеләр дә керә.

Эш белән тәэмин итүчеләр 2002 елдан 2004 елга кадәр Россия Пенсия фондына иминият кертемнәре ясау хисабына, 1957-1966 елларда туган хатын-кызларның, 1953-1966 елларда туган ир-атларның да пенсия тупланмалары була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100