Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия яше артты: кайчанга кадәр эшлисе була?

Премьер-министр пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларның пенсия күләмен елына 1 мең сумга күбрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышандырган.

news_top_970_100
Пенсия яше артты: кайчанга кадәр эшлисе була?
Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.

Премьер-министр пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларның пенсиясе күләмен елына 1 мең сумга күбрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышандырган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы пенсия яшен арттыруның яңа схемасы турында белешмә бирде.

Яңа схема 1959 елда туган ир-атлардан һәм 1964 елда туган хатын-кызлардан башлана: алар 2020 елда 61 һәм 56 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы алачак.

1960 елда туган ир-атлар һәм 1965 елда туган хатын-кызлар 2022 елда 62 һәм 57 яшьтә пенсиягә чыга.

1961 елгы ирләр һәм 1966 елгы хатыннар 2024 елда 63 һәм 58 яшьтә; 1962 елгы ирләр һәм 1967 елгы хатыннар 2026 елда 64 һәм 59 яшьтә; 1963 елгы ирләр һәм 1968 елгы хатыннар 2028 елда 65 һәм 60 яшьтә пенсиягә чыга алачак.

Шуннан соң ир-атлар өчен пенсия яшен арттыруның күчеш периоды тәмамлана.

1969 елда туган хатын-кызлар 2030 елда 61 яшьтә пенсиягә чыга алачак; 1970 елгылар 2032 елда  62 яшьтә, 1971 елгылар - 2034 елда 63 яшьтә.

Пенсия яшен арттыру хәзерге вакытта пенсиядә булучыларга йогынты ясамый. Бу чама белән 46,5 млн кеше.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путинның пенсия яшен арттырмау турында 2005 елда биргән вәгъдәсе турында аңлатма биргән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Бу 13 ел элек булган. Демография һәм икътисади үсеш өлкәсендә, халыкара конъюнктурада да үзгәрешләр булып тора, әлбәттә. Бер генә ил дә вакуумда түгел”, - дигән Песков.

Россиядә 2005 елдан башлап гомер озынлыгы артты, дип билгеләп үтте Президент матбугат секретаре.

"Дәүләт башлыгы пенсия яшен арттыруга кагылышлы мәсьәләне хәл итүдә катнашмый. Бу эш белән Министрлар Кабинеты шөгыльләнә. Реформа буенча закон чыгаручылар һәм башкарма хакимият катнашында фикер алышу булачак", - дигән Песков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100