Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия фонды биргән СНИЛС югалса нишләргә?

Пенсия иминияте "яшел карточка"сыннан башка рәсми рәвештә эшкә урнашып булмый.

news_top_970_100
Пенсия фонды биргән СНИЛС югалса нишләргә?

Югалган шәхси иминият счеты номерын (СНИЛС) Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алып була. Бу хакта Казанның Совет районы Россия пенсия фонды идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Пенсия иминияте "яшел карточка"сыннан башка рәсми рәвештә эшкә урнашып булмый, шулай ук Интернет аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге дә юк.

СНИЛС дубликатын Россия пенсия фонды рәсми сайтында „Гражданинның шәхси кабинеты“ аша заказ биреп яисә PDF форматында принтерга чыгарып алырга була. 

СНИЛСны гражданин теркәлгән урында гына түгел, Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алу мөмкинлеге бар.

"Моның өчен паспорт белән килеп гариза язарга кирәк", — дип аңлаттылар ведомствода. 

СНИЛС әзер булгач, аны гариза биргән урыннан аласы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100