Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия алу өчен гаризаны ничек бирергә?

Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язуы булган очракта, гражданнар Россия Пенсия фондына килеп тормыйча да гариза тапшыра ала.

news_top_970_100
Пенсия алу өчен гаризаны ничек бирергә?

Булачак пенсионерлар картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен кирәкле процедураларны сизелерлек гадиләштерә алачак. "Татар-информ" агентлыгына Россия Пенсия фондының Казанның Совет районындагы идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Пенсия алды яшендәге барлык гражданнар да, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләгәндә кирәкле документларның электрон үрнәкләрен үз вакытында тикшерүгә җибәрсен өчен, үзләренең эш бирүчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Бөтен процедура яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына килеп тормыйча гына башкарыла.

«Әлеге схема документларны эш бирүченең теркәлү урыны буенча түгел, ә турыдан-туры сез яшәгән районга тапшырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, вакытыгыз да, акчагыз да янга калачак. Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язуы булган очракта, гражданнар Россия Пенсия фондына килеп тормыйча да гариза тапшыра ала», — дип аңлаттылар ведомствода.

Барлык хезмәтләр һәм сервислар электрон рәвештә Пенсия фонды рәсми сайтының бердәм порталына берләштерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100