Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Отпускка киткән коллегаларын алыштыручыларга хезмәт хакы ничек түләнә?

Хезмәткәрләрне алыштыруның берничә варианты карала: ялга киткән хезмәткәр урынына калу, вакытлыча күчерү һәм вакытлы хезмәткәр яллау.

news_top_970_100
Отпускка киткән коллегаларын алыштыручыларга хезмәт хакы ничек түләнә?

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә чираттагы ялга киткән коллегаларын алыштыручыларга хезмәт хакы ничек түләнәчәген аңлаттылар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хезмәткәрләрне алыштыруның берничә варианты (урынына калу, вакытлыча күчерү һәм вакытлы хезмәткәр яллау) карала.

Вакытлыча күчерү бары тик чираттагы ялга киткән коллеганың эшен башкаруны гына күздә тота.

Коллегасы урынына калган вакытта хезмәткәр үзенең буш вакытын икенче хезмәткәр өчен өстәмә эш башкаруга сарыф итә. Бу очракта хезмәткә түләү суммасы өстәмә килешүдә күрсәтелә, ул башкарылган эшнең вакытына һәм күләменә бәйле.

Мондый алым хезмәткәрнең язмача килешүе белән генә тормышка ашырыла ала. Шул ук вакытта, хезмәткәр җитәкче тәкъдим иткән өстәмә эштән баш тартырга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100