Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмны әкренләп үтерә торган 20 ризык

Күп кеше өчен куркынычсыз булган ризыклар кайбер кешеләр өчен үтергеч булырга мөмкин.

news_top_970_100
Организмны әкренләп үтерә торган 20 ризык
"Дөрес" булмаган ризыкка бигрәк тә балалар тиз бирешүчән. Куркыныч ризык бирсәгез, аларның организмы шундук реакция күрсәтә башлый, бу үзен аллергия рәвешендә белдерә. Шуңа да, ничек кенә сәер ишетелмәсен, балаларны саклау җиңелрәк, чөнки кызарган яңаклар, кычыткан урыннар аркасында без балаларны ул ризыклардан өзәбез һәм дөрес эшлибез. Ә олы кеше организмы андый ук реакция белдерми, шуңа без әкренләп агуланырга мөмкинбез.

Бөекбританиянең Саутгемптон университеты галимнәре ризыкка булган аллергиянең механизмын тикшергәннәр. Нәтиҗәдә иң куркыныч 20 ризык исемлеген төзегәннәр, дип яза Максим журналы

1. Сөт

20% кешедә сөткә аллергия бар. 

Сөттә, билгеле булганча, лактоза дигән углевод бар, аны эшкәртү өчен организмда лактаза дигән фермент каралган. Әмма кайбер кешеләрдә ул фермент бүленеп чыкмый, шуңа андый кешеләргә сөт куллану тыела. Әмма сөткә тискәре реакция булган кешеләр дә әчетелгән сөт ризыклары ашый ала, чөнки андагы ферментлар инде бүлгәләнгән һәм организмга аларны кабул итү җиңел. 

2. Ананас

100% кешедә ананаска реакция була. 

Чөнки әлеге җимештә бромелайн дигән фермент бар. Игътибар иткәнегез бардыр - ананас ашаганнан соң иреннәрдә чеметтерү барлыкка килә, авыз эче "янарга" мөмкин. Күбрәк ашасаң, эчәк эшчәнлеге бозыла һәм эч китә. Артык күп ашасаң исә Квинке шеше дә барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә галимнәр. Шуңа ананасны бик чамалап ашарга киңәш итәләр.

3. Арахис

10% кеше арахисны үзләштерә алмый.

Шунысы мәгълүм - арахиста организм өчен зыянлы бер матдә дә юк. Әмма аның аксымнарын безнең иммун системасы зыянлы әйбер дип кабул итә. Шуңа арахис ашаучыларда йөткерү, күз яшьләнү, сулыш алу авырлашу, эч китү кебек күренешләр булырга мөмкин. 

4. Татлы борыч

2% кешедә татлы борычка реакция була.

Татлы борычка аллергия әкренләп барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, аллергия кеше үз гомерендә 40-50 килограмм татлы борыч ашап бетерүгә килеп чыгарга мөмкин. Ә аннан соң аллергиядән инде котылып та булмаячак, ди галимнәр. Татлы борычка аллергия билгесе - ашказаны авырту. Аны басу өчен ике литр сөт эчәргә киңәш ителә.

5. Краб

3% кеше краб ашаса авырырга мөмкин.

Краб итендәге аксымны безнең организм зыянлы әйбер дип кабул итә. Кайбер кешеләрдә крабка аллергия аны иснәүгә үк барлыкка килергә мөмкин.

6. Йомырка агы

2% кешегә йомырканың агын ашарга ярамый.

Бу очракта шунысы мөһим - йомырка агын бөтен диярлек ризыкта очратырга мөмкин: камырда, салатларда, кәтлиттә, хәтта вакциналарда да йомырка агы кулланыла. Шуңа да йомырка агына аллергиясе булган кеше бик сак тукланырга тиеш, чөнки реакция бик көчле була, күп очракта кешегә хәтта реанимация чакырырга туры килә.

7. Каен җиләге 

28% кешедә бу җиләккә аллергия бар.

f44 аллергеныннан тыш, җиләктә флавоноидлар бар, алар йөрәк тибешен көчәйтергә, кан тамырларны киңәйтергә сәләтле. Шуңа да каен җиләге дару үләне санала, аны, мәсәлән, бөерендә таш булган кешеләргә кулланырга ярамый. Гастрит, язва, үт куыгы авырулы кешеләргә дә аны ашау тыела.

8. Әфлисун

10% кешедә әфлисунга аллергия бар.

Әфлисунда һәм лимонда эфир майлары күп, алар эчәк-ашказаны трактының лайлалы тышчасына зыян салырга мөмкин. Кеше хәлсезләнә, ә авыруының сәбәбен аңламый. 

9. Шоколад

40% кешегә шоколад ашарга ярамый.

Шоколадта организм өчен ят 300гә якын матдә бар - триптофан, гистамин, полифенол, фенилэтиламин, допамин, тиранин... Күп очракта шоколадка аллергия тиредә күренә, ул кызара, бетчәләр барлыкка килә һ.б.

10. Треска, сазан, алабуга һәм хек балыклары

10% кешегә бу балыкларны ашарга ярамый.

Нәкъ менә шушы балыкларның аксымнары кеше организмы өчен ят санала икән. Әгәр балык ашагач ашказаныгыз авырта, эчегез китә икән, сәбәбе - балыкта.

11. Бал

20% кешегә бал ашарга киңәш ителми

Барыбызга да иң билгеле аллерген. Балга аллергия температура күтәрелү, йөрәк тибеше көчәю, кан тамырлары киңәю рәвешендә булырга мөмкин. Шуңа да балны көненә 2-3 аш кашыгыннан күбрәк ашарга ярамый.

12. Виноград

40% кешегә ярамый.

Әгәр виноград ашагач, эчегез бозыла, газлар барлыкка килә, ашказаны авырта икән, димәк, сездә аллергия.   

13. Бәрәңге   

100% кешедә бәрәңгегә реакция бар.

Бәрәңге составында токсиннар соланин һәм хаконин барлыгы мәгълүм. Әмма безнең организм аларга кискен реакция күрсәтми. Бу токсиннар организмда еллар буе җыела һәм олы яшьтә генә нәтиҗәсен бирергә мөмкин. Алар организмны таушалдыра. 

14. Гөмбә   

1% кешегә гөмбә ашау киңәш ителми.   

Ашарга яраклы гөмбә дә ашказаны эшчәнлеген бозарга, костырырга һәм аңны җуйдыртырга сәләтле. Бу реакцияләр организм трегалоза углеводын эшкәртә алмау сәбәпле килеп чыга. Кайбер кешеләрдә аны эшкәртерлек фермент юк.   

15. Хөрмә   

100% кешегә ярамый.

Хөрмә авызны бөрештерә, чөнки аңарда танин матдәсе бар. Шул ук рәвеште ул ашказанын да бөрештерергә мөмкин. Моннан тыш, хөрмәдә полиаминлы бәйләгечләр бар, алар үзәк нерв системасына зыян сала, баш авыртуына китерә. 

16. Бодай, арпа, арыш 

Ничә процент кешегә ярамаганы мәгълүм түгел. Әмма бу үсемлекләрдә глютен бар, ә глютен целиакия диагнозы куелган кешеләргә ярамый. Гадәттә, целиакия бала вакытта ул билгеле була. Әгәр целиакия диагнозы куелмаган, әмма ипи ашагач эчегездә авырлык, метеоризм, кикерү сизәсез икән, табибка күренеп, диагнозыгызны ачыкларга кирәк.    

17. Кура җиләге    

100% кешедә реакция бар.   

Кура җиләге составында фитонцидлар һәм салицил кислотасы бар, алар салкын тигәндә тиз аякка басар өчен кирәкле матдәләр. Әмма күра җиләген дару итеп түгел, ризык итеп куллансаң, ягъни 200 граммнан артык ашасаң, аллергия башланырга мөмкин. Ул тәндә зур тимгелләр чыгара, фурункуллар барлыкка китерә. Кайбер кешеләр кура җиләге ашагач аңын җуя.

18. Гәрчич   

50% кешегә ярамый.    

Гәрчичтә аллил мае дигән фитонцид бар, ул аз күләмдә организм өчен бик файдалы, чөнки ашказаны-эчәк трактындагы микробларны үтерергә сәләтле. Ә менә зур күләмдә ашасаң, гәрчичтән соң ашказаны авыртырга, баш әйләнергә, укшытырга мөмкин. 

19. Кофе

100% кешегә ярамый.
  
Кофега организмның реакциясен беләсез инде - ул кан басымын күтәрә. Ә бит ризык шул арада андый үзгәрешләр барлыкка китерергә тиеш түгел. Кофе, кан басымына тәэсир итүдән тыш, организмда кальцийның үзләштерелешенә йогынты ясый. Ә иң куркынычы - ул күнегү барлыкка китерә.

20. Помидор 

4% кешегә помидор ашау тыела.

Табиб, натуралист Карл Линней помидорны "бүре шәфталуы" дип атаган һәм аны агулы дип билгеләгән. Чынында помидорда токсиннар юк. Әмма кайбер кешеләр помидорның исенә чыдый алмый. Андыйларга бу яшелчәне ашау тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100