Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Октябрь аенда нәрсәләргә бәя арткан?

Бәяләрне РФ Икътисади үсеш министрлыгы тикшергән.

news_top_970_100
Октябрь аенда нәрсәләргә бәя арткан?

Октябрь аенда сатып алу бәяләре 3,5-3,7 процентка артачак. 2018 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 3,7-3,9 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгының айлык күзәтүләренә сылтама белән “Челнинские известия” хәбәр итә.

Сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәяләр төшү белән беррәттән башка азык-төлек товарларының хаклары арткан. Ит, сөт ризыклары һәм йомыркага бәяләр сизелерлек күтәрелгән. Ипигә һәм икмәк ризыкларына, макарон, ярмаларга һәм шикәргә дә бәяләр арткан.

Чит ил туризмы хезмәтләренә, мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният һәм медицина оешмаларында да хаклар күтәрелгән.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100