Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Обруч әйләндереп ябыгып буламы?

Обруч әйләндереп ябыгып буламы?

news_top_970_100
Обруч әйләндереп ябыгып буламы?
Обручны икенче төрле халахуп дип тә атыйлар. Хельсинки университеты белгечләре бу җайланма ярдәмендә ябыгып буламы икәнен өйрәнгән. Бу турыда "Вести.Медицина" сайты хәбәр итте.

Тикшеренүдә иллеләп хатын-кыз катнашкан. Аларны авырлыкларына карап ике төркемгә бүлгәннәр. Бер төркем ике ай буена көн саен 13 минут обруч әйләндергән. Икенче төркем көненә 10000 адым атлаган. Шуннан соң төркемнәр биремнәрен алмашынган.

Тәҗрибәдән аңлашылганча, обруч әйләндергән кешеләрдә мускуллар һәм май катламы чагыштырмасы ике тапкыр тизрәк үзгәргән. Май кимегән, мускул тукымалары арткан. Аларның биле дә нечкәргән. Халахуп әйләндергән кешеләрнең биле авырту да кимегән.

10 000 адым атлаучыларның да, обруч әйләндерүчеләрнең дә артериаль кан басымы, начар холестерин күләме кимү тигез күләмдә булган.

Шул ук вакытта обруч әйләндерүне оештыру, көн саен ун мең адым узуга караганда җайлырак булуы да аермачык. Һава торышына да карыйсы юк, фитнес-клубка абонемент та кирәкми. Бары тик обруч кына сатып аласы. Аның массаж өчен булуы да мөһим түгел. Бары тик бүлмәдә урын гына җитәрлек булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100