Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

news_top_970_100
Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?

Ноябрь аенда Татарстан халкын өстәмә ял көннәре көтә. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән эш календареннән билгеле булды.

Бәйрәм яллары 3 ноябрьдән ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, барлыгы 4 көн була.

4 ноябрь - Россия халыклары бердәмлеге көне. Ул якшәмбегә туры килә һәм дүшәмбегә (5 ноябрьгә) күчерелә. 

6 ноябрь - сишәмбе көнне Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көн дә ял була.

Шулай итеп, Татарстан халкы 7 ноябрьдә генә эшкә чыгачак.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100