Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нобель премиясе лауреаты яман шешнең яңа сәбәбен әйтте

Нобель премиясе лауреаты яман шешнең яңа сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Нобель премиясе лауреаты яман шешнең яңа сәбәбен әйтте
Химия буенча Нобель премиясе лауреаты Томас Линдал радиация, кояштан килгән ультрашмәхә нурланыш, ризыктагы канцерогеннар яман шеш авыруына төп сәбәп була алмый дип саный. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Томас Линдал фикеренчә, ультрашәмәхә нурланыш тире яман шеше китереп чыгарса да, ул бит баш миендә, бавырда яман шеш китереп чыгара алмый.

Галим яман шеш авыруы күзәнәкләр эчендә бара торган гидролиз процессына бәйле дип саный. Гидролиз вакытында су молекулалары бүленә һәм кислородның агрессив формалары барлыкка килә. Шуннан соң тискәре мутацияләр килеп чыга. Ул үз теориясен яклап, акчага бәхәсләшергә әзер булуын әйтә.

Кислород һәм су кеше тереклеге өчен иң кирәкле элементлар. Аларны организмнан алып атып та, барлыкка килүен туктатып та булмый. Шуңа күрә яман шешне тулысынча җиңү мөмкин түгел, аның белән көрәш һәм дәвалау өчен нәтиҗәле ысуллар табарга кирәк дип исәпли Нобель премиясе лауреаты.

Томас Линдал тәмәке тартудан бөтенләй баш тартырга, һичьюгы тәмәке санын киметергә киңәш итә. Тәмәке төтене кислородның агрессив формасы кебек үк тәэсир итә дип саный ул. Бу очракта да тискәре мутацияләр килеп чыга.

Галим фикеренчә, якындагы киләчәктә яман шеш белән көрәш өчен яңа ысул табылмаячак, табигать миллиард еллар дәвамында да яман шешкә чара тапмаган бит, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100