Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди төшләр үлем турында кисәтә?

Нинди төшләр үлем турында кисәтә?

news_top_970_100
Нинди төшләр үлем турында кисәтә?
Америка галимнәре хосписта яшәүчеләр күргән төшләрне өйрәнгән. Табиблар фикеренчә, кешеләр үләр алдыннан үзенчәлекле төшләр күрә. Каты авыру кешеләр күргән төшләрне анализлап, шундый нәтиҗә ясаганнар. Бу турыда АКШта чыга торган "Журнал паллиативной медицины" басмасына сылтама белән "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Авыруларның күбесе үләр алдыннан билгеле бер сюжет һәм төгәл детальләрне төштә күрә. Күп очракта аларга төштә мәрхүм туганнары килә һәм үзләре белән чакыралар, аларны юаталар һәм сөйләшәләр. Каты авыру балалар төшләрендә үлгән йорт хайваннарны күрә, алар белән уйный икән.

Тупланган белешмәләр буенча анализ ясаганнар.Тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең 59 проценты үләр алдыннан төшендә сәяхәткә җыенганын күрә. Сәяхәткә җыенганда алар янына туганнары килә, биредә исәннәр дә, мәрхүмнәр дә бергә була. Туганнар бик яхшы аралаша, төш күрүче кешенең туганнары белән аерылышасы да килми.

Тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең 29 проценты үләр алдыннан күргән төшендә күптән күрешмәгән, яисә бөтенләй аралары өзелгән исән туганнары белән аралаша.

Авыруларның 28 проценты үләр алдыннан күргән төшендә үз тормышында матур мизгелләрне төшендә яңарта башлый. Бу төшләр уңай хисләр тудыра.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, мондый төшләрне күргәч, җитди авыру кешеләр үзләренең үлеме якынлашуын тыныч кабул итә, моның белән килешә, тынычланып кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100