Нинди ризыклар яман шеш китереп чыгара?

5 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Якынча өчтән бер очракта яман шеш дөрес тукланмау аркасында барлыкка килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча җирдәге һәр алтынчы кеше яман шештән вафат була. 2018 елда гына да онкология авырулары 9,6 миллион кешенең гомерен өзгән, дип яза РИА Новости. Якынча өчтән бер очракта яман шеш дөрес тукланмау аркасында барлыкка килгән, дип ышандыра белгечләр. Нинди продуктларга сак карарга кирәк?

"Баллы үлем"

“Шикәр һәм шикәргә алмаш ясалма продуктлар – куркыныч продуктлар исемелегендә беренче урында. Рафинад шикәрне кирәгеннән артык куллану эндокрин, йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулар китереп чыгарырга, шулай ук симерүгә сәбәпче булырга мөмкин. Шикәргә алмаш, буягычлар һәм ароматизаторлар, һәм составында шушы матдәләр булган эчемлекләр һәм продуктлар агулы. Бугаз һәм үңәчнең лайлалы тышчаларыннан үтеп кереп, алар симерүгә сәбәп булып кына калмыйча, яман чир күзәнәкләре үсешен дә китереп чыгарырга сәләтле. Зыянлы ризыкларны күпләп ашау тамак, үңәч һәм ашказаны, башка орган-системалар яман шеше китереп чыгарырга мөмкин”, - дип сөйләде РИА Новостига онколог табиб, Сеченев университетының УКБ 1 Кластер онкологиясе клникасының дәвалауның бүлеге мөдире Наталья Сукорцева.

Шикәр яңа яман шеш күзәнәкләренең көчле үсешенә йогынты ясау белән дә куркыныч, дип ышандыра Бельгия галимнәре. Яман шеш күзәнәкләре бик тиз гликолиз (глюкозаның кислордсыз таркалу процессы) аркасында үрчи. Аның тизлеге нормаль тукымадагыларга караганда, шеш күзәнәкләрендә ике йөз тапкырга югары булырга мөмкин. Югары гликолизның икенчел продукты – 1,6-фруктоза биофосфаты – RAS геннары эшләп чыгарган аксымнарны активлаштырырга сәләтле. Алар үз чиратында яман шеш күзәнәкләрен тагын да ныграк үстерә.

Халыклара галимнәр төркеме тикшерүләре буенча, шикәрне чамасыз куллану туры эчәктә, күкрәктә һәм сидек куыгында яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Ләкин баш һәм арка мие яман шешенең иң киң таралган төре – глиомадан саклый ала. Миллионга якын кешенең мәгълүматларын анализлап, биологлар, канда һәм ми тукымаларында шикәр күләме аз булу, нерв тукымаларында яман шеш барлыкка килү ихтималын арттыруны ачыклаган.

Куркыныч колбаса

2015 ел ахырында Яман шеш тикшерү халыкара агентлыгы (МАИР) колбасаны һәм эшкәртелгән иттән ясалган ризыкларны исбатланган концероген активлыкка ия булган продуктлар дип игълан итте. МАИРның эксперт нәтиҗәләре буенча, аларны даими куллану колоректаль рак барлыкка китерергә мөмкин. Хәтта көненә 50 грамм эшкәртелгән ит ашау да онкология белән авыру шансларын 18 процентка арттыра.

“Полуфабрикатлар, колбаса, ысланган ит, ветчина составында сәламәтлек өчен зарарлы консервантлар бар, шулай ук тозлар һәм төрле химикатлар бик күп. Шуңа күрә, иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында мондый ризык ашап, юан эчәктә яман шеш булдырырга мөмкин”, - дип аңлатты Наталья Сукорцева.

Моннан тыш, колбаса, сарделькалар ярату сөт бизе яман шеше дә китереп чыгара, дип саный Глазго Университеты (Бөекбритания) галимнәре. Тикшерүчеләр Европада яшәүче 270 хатын-кызның туклану рационын һәм онкология белән чирләү күләмен анализлаган. Ачыкланганча, атнага бер сосиска ашау да яман шеш барлыкка килү куркынычын 15 процентка арттыра. Шулай ук кызыл итне күп ашау да зыянлы. Аның урынына галимнәр тавык ите һәм балык белән тукланырга киңәш итә.

Майлы, тәмле, файдасыз

Составында май күп булган продуктлар агрессив яман шеш барлыкка китерә һәм аларның үсешен йөз тапкырга арттыра. Мондый мәгълүматларны модификацияле генлы тычканнарда уздырылган тәҗрибәләр күрсәткән. Америка галимнәре кимерүчеләрдә күзәнәк мембрансында фосфолипидлар синтезын контрольдә тотучы Lpcat3 аксымын кодлаштыра торган генны сүндергәннәр. Бу эчәк тукымаларында төп күзәнәкләрнең тиз бүленүенә һәм лабортория хайваннарында яман шеш үсүгә китергән.

Массачусет технология инситиуты (АКШ) тикшерүчеләре дә тычканнарга буе атна майлы ризык ашатканнан соң шуңа охшаш нәтиҗәгә килгәннәр. Кимерүчеләрнең эчәкләрендә төп күзәнәкләрнең артуы күзәтелгән, бу исә яман шеш авыруы шансларын арттыра.

“Трансмайларны, чипсылар, попкорн, терлек маен системалы куллану чыннан да холестерин күләмен арттыра, гипертония, симерү, күзәнәкләр мутациясе һәм нәтиҗәдә, организмда яман шеш процесслары барлыкка китерергә сәләтле”, - дип сөйләде Наталья Сукорцева.

Иң мөһиме – дөрес әзерләү

Франция һәм Бразилия галимнәре фикеренчә, ракны аерым бер продуктлар түгел, ә аларны әзерләү алымы китереп чыгара. Еш кына онкология ультраэшкәртелгән ризыклар аркасында килеп чыга. Болар ипи эшләнмәләре һәм снеклар, газлы эчемлекләр, шикәрле кукуруз лачаулары (кукурузные хлопья), ярым фабрикатлар һәм кире торгызылган ит продуктлары. Мондый ризыкларда шикәр, май һәм тоз күп, әмма ул витаминнарга һәм клетчаткага ярлы.

Тикшерүчеләр йөздән артык кешенең мәгълүматын анализлап, югары дәрәҗәдә эшкәртелгән ризыкларны куллануны 10 процентка арттырганда, онкология авыруларының 12 процентка үсүен ачыклаган. Сөт бизе яман шеше өчен бу күрсәткеч 11 процентны тәшкил итә.

Ләкин белгечләр яман шеш барлыкка килү механизмнары ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән дип белдерә. Кагыйдә булачак онкология авырулары берничә факторның берләшү нәтиҗәсе – генетик мутация, начар экология, дөрес булмаган туклану һәм яшәү режимы.

“Әлбәттә, теге яки бу продуктны, азык-төлек кушылмасын онкология авырулары китереп чыгаруда гаепләргә кирәкми. Онкология процессы бик катлаулы, ләкин безнең туклану еш кына шеш барлыкка килүгә этәргеч булырга мөмкин. Туклану тулы, төрле-төрле, ләкин чама белән булырга тиеш. Бу матдәләр алмашы нормаль булсын һәм организмны туклыклы матдәләр белән баету өчен кирәк. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Һәм иң мөһиме, саклау вакыты озын булган яки срогы чыккан продуктларны кулланырга ярамый”, - дип киңәш итте Наталья Сукорцева.  

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла