Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык тәмәке тартучыларны яман шештән саклый?

Нинди ризык тәмәке тартучыларны яман шештән саклый?

news_top_970_100
Нинди ризык тәмәке тартучыларны яман шештән саклый?
Австралия галимнәре тәмәке тарткан кешеләрне яман шештән саклый торган продукт булуын ачыклаган. Эдит Коуэн (Edith Cowan University, ECU) университеты белгечләре 23 еллык күзәтүләренә анализ ясап, яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торырга ярдәм итә торган ризыклар исемлеген төзегән. Бу турыда Nature порталына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшеренүдә 52-60 яшьтәге 23 мең чамасы кеше катнашкан. 23 ел эчендә шуларның 4 меңнән артыгы йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, 63, меңе яман шештән үлгән.

Белгечләр фикеренчә, әлеге авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризыклар ашарга кирәк. Бу матдә алма, әфлисун, чәй, караҗиләк (черника), брокколи һәм башка җимешләрдә һәм яшелчәләрдә була икән.

Тәмәке тартучы, аракы эчүче кешеләр еш интегә торган авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризык ашау саклау эффектына ия, диелә бу хәбәрдә.

Шулай да әлеге матдә авыру куркынычын тулысынча бетерми. Шуңа күрә тәмәке тартмау, аракы эчмәү хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100