Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди медицина процедураларыннан баш тартырга кирәк?

Нинди медицина процедураларыннан баш тартырга кирәк?

news_top_970_100
Нинди медицина процедураларыннан баш тартырга кирәк?

Россия табиблары фикеренчә, мондый процедураларның берсе – электрокардиография. Аны бары тик табиб кушуы буенча гына эшләргә кирәк. Кире очракта, ялган диагноз куелу ихтималы бар, дип яза “Вечерняя Москва” газетасына сылтама белән ren.tv сайты. 

Табиблар йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә пилинг ясатмаска киңәш итә. Әлеге бит чистарту ысулын авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга да кулланырга ярамый.

МРТ процедурасын имплантлары булган кешеләргә узарга ярамый. Бигрәк тә кардио-һәм нейростимуляторлар, электрон һәм магнит имплантларга кагыла. Шулай ук бу процедураны күз җәрәхәте булганнарга да уздырырга ярамый.

18 яше тулмаган балаларга күз күреме коррекциясен ясарга ярамый. Чөнки күрү органнары үсүен дәвам итә һәм структурасын үзгәртергә мөмкин.

Клаустрофобияле кешеләргә тешләрен агартырга ярамый, дип белдерә табиблар. Моны шулай ук алгы тешләрендә пломблары булган, пародонтиттан яки кариестан интеккән кешеләргә эшләтергә ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100