Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди май күкрәкне зурайта?

Нинди май күкрәкне зурайта?

news_top_970_100
Нинди май күкрәкне зурайта?
Чит ил галимнәре лаванда маен куллану кыз балаларның күкрәкләрен аномаль зур итеп үсеп китүенә сәбәп булуын ачыклаган. Бу турыда Journal of Clinical Endocrinology & Metabolism фәнни журналына сылтама белән "Российская газета" язды.

Моңа кадәр белгечләр малайларның күкрәк бизләре аномаль үсеп китү аларның организмына лаванда яки чәй агачы мае тәэсир итүдән булуын белеп алган.

Эфирлы майларның кайсыбер компонентлары эстроген - хатын-кызлар гормоны имитацияли һәм ирләр гормоны - тестостеронны блокировкалый икән.

Әйләнә-тирә гигиенасы милли институты фәнни хезмәткәре Тайлер Рэмси сүзләренчә, лаванда маенда (соңрак ачыкланганча, чәй агачы маенда да) эндокрин системага җимергеч йогынты ясый торган химик матдәләр бар.

"Эфир майлары кызларда һәм малайларда күкрәк бизләренең вакытыннан алдан үсүен китереп чыгара торган потенциалга ия булуы ихтимал. Шуңа күрә аларның балаларга тәэсир итүен булдырмаска кирәк", - дип сөйләгән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100