Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди эштә эшләүчеләр 100 меңнән артык хезмәт хакы ала?

Нинди эштә эшләүчеләр 100 меңнән артык хезмәт хакы ала?

news_top_970_100
Нинди эштә эшләүчеләр 100 меңнән артык хезмәт хакы ала?
HeadHunter сервисы хезмәт хакы зур булган вакансияләр рейтингын төзегән. Иң яхшы вакансия  Senior IOSdeveloper / әйдәп баручы IOS-ясаучы булуы ачыкланган. Аның хезмәт хакы салымнар белән бергә аена 300 мең чамасы икән. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.
 
Икенче урында Россия башкаласында интеграция мәсьәләләрен чишүче программалаучы тора. Аңа аена 230 мең сум түлиләр. 

Өченче урында Мәскәүдә ИТ-компаниядә хезмәткәрләр белән идарә буенча директор урнашкан. Аңа аена кулына 200 мең сум бирәчәкләр.

Моннан тыш, әйдәп баручы дизайнер-консультантка 150 меңнән 300 меңгә кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр.

Төбәкләрдә иң кызыктыргыч вакансия - 1С программалаучысы. Екатеринбургта эш бирүче аларга кулына 150 мең сум бирергә әзер. Новосибирск шәһәрендә автомобильле ташу өлкәсендә логистика секторы башлыгына да шундый ук сумма бирәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100