Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди балалар мәктәптә начаррак укый?

Нинди балалар мәктәптә начаррак укый?

news_top_970_100
Нинди балалар мәктәптә начаррак укый?
"АиФ" балаларның начар уку сәбәпләре турында яза. Төп биш сәбәп аталган:

1. Баланың аруы. Бу бала аз укырга тиеш дигән сүз түгел. Шөгыль төрле булырга тиеш. Мәсәлән, рәсем түгәрәгенә йөри икән, икене түгәрәк итеп музыканы сайламагыз. Анысы басссейн, теннис булсын. 

2. Компьютер уеннары. Ял итсен дип компьютер уеннары алсагыз, ул ял итмәячәк, укуы гына начарлана. 

3. Яшелчә, җиләк-җимеш җитмәү. Гаҗәп тоелырга мөмкин, әмма үсә торган организмга витаминнар җитмәү баланы ардыра. 

4. Бала белән аралашыгыз. Монысы да гаҗәп тоелырга мөмкин, әмма бала "икеле" алгач кына аны орышасыз икән, ул үзе дә аңламаган хәлдә, начар билге алырга тырышачак. Чөнки ул эчке акылы белән белә - "икеле" алса, орышсалар да, аның белән аралашачаклар.

5. Яхшы укуга мотивация булмау. Бу "бишле" өчен акча бирү турында сүз бармый. Бала үзенә күңелсез булган өчен начар укый башлавы бар. Аның билгеләре сезгә барыбер булмавын белсен.

Бу кагыйдәләрне психолог Наталия Михайлова биргән.

Тагын бер кызыклы күзәтү. 

Әниләре декрет ялында никадәр азрак булса, балалар шулкадәр начаррак укыячак. Англиянең Эссекс университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. 1960 едан бирле барган тикшерүләр күрсәткәнчә, бала ялы өчен идеаль вакыт - 3 ел. Әниләре декрет ялыннан бер ел эчендә чыккан балаларның начаррак укыганы ачыкланган. Алар яшьтәшләренә караганда акрынрак уйлый һәм аларның күнекмәләре азрак икәнлеге билгеле булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100