Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Яңа елда машина теләргә ярамый? - Кыш Бабай җавабы

Бу сорауга Кыш Бабай җавап биргән, дип яза РИА Новости.

news_top_970_100
Ни өчен Яңа елда машина теләргә ярамый? - Кыш Бабай җавабы
"Яңа елга бүләккә машина теләүчеләр елны "бөке"дә каршы алыр", - дигән Дед Мороз (Великий Устюгта яшәүче рәсми Кыш Бабай).

- Зинһар, телисе теләгегезне алдан ук билгеләп куегыз. Ул иң-иң булырга тиеш. Зинһар, фатирлар һәм машиналар сорамагыз, - дигән ул.

Кыш Бабай шулай үзен күрергә теләгән балаларны да кисәткән: Яңа ел төнендә мине күрергә омтылмагыз, дигән.

"Киләм: чыршы астында яшь дустым утыра һәм минем бүләк китергәнне көтә. Дусларым, сез хәйләкәр, ә мин хәйләкәррәк. Сез барыбер күзегезне йомып алырсыз. Күзегезне йомган арада мин бүләкләр дә куярга өлгерәм, өй эшегезне дә тикшерәм. Менә шулай", - дигән ул.

Яңа ел алдыннан беренче булып Дед Мороз Россиянең 22 шәһәрендә, шул исәптән Казан, Төмән, Чиләбе, Мәскәү, Сарытауда булачак икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100