Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен быелгы балны ашар алдыннан лабораториядә тикшертергә кирәк?

Ни өчен быелгы балны ашар алдыннан лабораториядә тикшертергә кирәк?

news_top_970_100
Ни өчен быелгы балны ашар алдыннан лабораториядә тикшертергә кирәк?
Быел Россиядә бал кортлары күпләп һәлак булды. Алар пестицидлар белән агуланган булуы ихтимал. Авыру бал кортлары җыйган бал да агулы булырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости агентлыгы агрохимикларга һәм умартачыларга сылтама белән хәбәр итте. 

Әгәр пестицид белән агуланган бал корты үлмичә, умарталыкка кайтып җитсә, бал да пестицидлар белән агуланырга мөмкин. Бу турыда "Немчиновка" федераль тикшеренү үзәгенең ашлык технологиясе һәм биохимиясе лабораториясе җитәкчесе Михаил Кузьмич сөйләгән. 

Кузьмич сүзләренчә, пестицидларны тиешле вакытта кулланмау да бал кортлары агулануны китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, кырлар чәчәк атканда, химикатлар сипкән очракта. Бу - тыела торган эш. Эксперт сүзләренчә, заманча пестицидлар бер ел эчендә тулысынча таркалып бетә. 

Белгечләр фикеренчә, быелгы балны ашар алдыннан, лабораториядә тикшертергә кирә.


Контрафакт химикатлар ясап сатучыларны Россия буенча тоткарлаулар бара. Бу матдәләр бал кортлары күпләп үлүгә китергән дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100