Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бакча җиләгенең яфраклары кызара һәм өзелеп төшә?

Ни өчен бакча җиләгенең яфраклары кызара һәм өзелеп төшә?

news_top_970_100
Ни өчен бакча җиләгенең яфраклары кызара һәм өзелеп төшә?

Үсемлекләрнең тышкы кыяфәте – аларның сәламәтлегенең мөһим күрсәткече. Авыруларны вакытында ачыклау һәм тиз арада юк итү өчен утыртылган әйберләрегезне җентекләп карап чыгыгыз.

Зарарлану билгеләре

Ак таплар – бакча җиләгендәге һәм кура җиләгендәге гөмбәчек авыруы.

Бакча җиләгенең яфрагының чит-читләрендә куе кызыл төстә булган кызыл-коңгырт таплар барлыкка килә. Соңыннан яфраклар корый һәм вакытыннан алда үлә. Һәм бу җиләк куагын бик нык хәлсезләндерә.

Кура җиләге яфракларында башта көрән төстәге вак кына таплар чыга. Ике-өч атнадан алар аксыл төскә керә һәм аларда кара төрткеләр барлыкка килә, ә читләре куе кызыл төскә керә. Яңа үрентеләрендә дә тонык кына таплар чыга. Бик нык зарарланганда үрентеләрнең кайрысы чатный. Чирне таратучы үсемлекнең зарарланган өлешләрендә кышлый.

Гөмбәчек авыруы җил, яңгыр һәм утырту материаллары ярдәмендә тарала.

Ничек көрәшергә?

Зарарланган яфракларны һәм мыекларны җыеп алалар һәм яндыралар.

Иртә язда һәм уңыш җыйгач бакча җиләге үскән урынга әче марганцовка калийыннан ясалган куе кызыл төстәге эремә сиптерергә кирәк. 

Кура җиләген утырту материалын 1%лы бакыр купоросы эремәсендә дезинфекциялиләр. Бөреләре ачылганчы 3%лы борд сыеклыгы сиптерәләр. Чәчәккә бөреләгән вакытта һәм уңышны җыйганнан соң 1%лы борд сыеклыгы белән эшкәртергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100