Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзге күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?

Көз килде, димәк моңсуланыр һәм тәрәзә пыяласы буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларын күзәтер чак. Шулай түгелме? Шактый күп кеше җәй киткәнгә, якты кояшлы көннәргә алмашка көзге сагышлы көннәр килгәнгә кәефсезләнә.

news_top_970_100
Көзге күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?

Ләкин һәркем дә мондый халәттә калырга теләми, тизрәк элеккеге хәлгә, актив тормыш рәвешенә кайтырга, көр күңеллелекне кайтарырга хыяллана. Әлеге язмада көзге күңел төшенкелегеннән ничек котылырга икәнен сөйләрбез.

Кара шоколад ашагыз

Әлеге баллы ризык кәеф күтәрү өчен иң яхшы чара булып санла. Аның составында флавоноидлар бар, алар баш миендә дофаминны бушатырга сәләтле. Нәкъ шушы гормон шатлык хисе бүлеп чыгаруга җаваплы. Шулай башка продуктлар да кәефне күтәрә ала – слива, инжир, банан, хөрмә, алма, финик җимеше.

Күкрәк тутырып сулагыз

Тигез һәм тирән сулыш теләсә нинди стресс белән дә көрәшергә сәләтле дип санала. Психологлар юкка гына борчулы, куркыныч яки фаҗигале хәлдә мөмкин кадәр тирән итеп суларга кушмый. Бу күңел халәтен гармониягә салырга ярдәм итә.

Пробиотиклар кулланыгыз

Пробиотиклар теләсә кайсы рационның мөһим өлеше булып тора. Алар әчегән сөт ризыкларында, мәсәлән, натураль йогуртта, кефирда була. Алар турыдан-туры ашказаны-эчәк тракты белән генә түгел, ә кәеф белән дә бәйләнгән. Алар рационда никадәр күбрәк булса, кәеф тә шулкадәр күтәренкерәк була.

Омега-3 ашагыз

Омега-3 май кислоталары һәр кешегә дә кирәк. Алар депрессия билгеләрен киметергә сәләтле. Мондый кислоталарны балык, чикләвек, төшләрдән, үсемлек маеннан алырга була.

Актив тормыш рәвеше алып барыгыз

Моңсуланырга нәрсә мәҗбүр итә? Өйдә телевизор каршында утыру, майлы ризыклар, спорт белән шөгыльләнмәү яки җәяү йөрергә дә иренү. Болар кешенең эмоциональ торышына тискәре йогынты ясый. Кәеф күтәрелсен өчен күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.

Спорт белән шөгыльләнү күңелсез уйлардан арынырырга, эмоциональ яктан ял итәргә, уйларны тәртипкә салырга, көч тупларга ярдәм итә. Бу исбатланган факт.

Спорт белән тренажер залында шөгыльләнү мәҗбүри түгел. Һичьюгы якындагы паркта җәяү йөрүдән башларга кирәк. Чөнки көз гаҗәеп ел фасылы, бигрәк тә әбиләр чуагы вакытында. Алтын яфраклар, кояшның соңгы җылы нурлары, саф һава һәм хәрәкәт – көзге моңсулыктан менә дигән дәва.

Тормышыгызга яктылык өстәгез

Кагыйдә буларак, яктылык җитмәү депрессиягә һәм стресска бирелүнең мөһим һәм иң еш очрый торган сәбәбе. Көз һәм кыш яктылык аз булган ел фасыллары, бу вакытта кешеләрдә боек күңел халәте күзәтелә. Статистика буенча, әлеге сәбәп аркасында һәр икенче кеше депрессиядән интегә. Мондый торыштан котылу өчен кайбер илләрдә яктылык терапиясе дә тәкъдим итәләр. Мондый дәвалау уздыра торган махсус кабинетлар бар. Россиянең кайбер хастаханәләрендә дә яктылык терапиясен куллана башладылар.

Әгәр мондый дәвалануны кайдан эзләргә икәнен белмисез икән, тормышыгызга яктылык өстәр өчен гади генә адымнар эшләгез. Мәсәлән, өйдә тәрәзәләргә пәрдә кормагыз, көндез кояш энергиясе туплый алырсыз. Саф һавада ешрак йөрегез. Тонык яктылыктан баш тартыгыз. Кич һәм төнлә караңгы бүлмәдә телевизор, компьютер артында утырмагыз. Юкса, яхшы кәеф һәм көр күңеллелеккә ирешә алмассыз.

Тәмле ризыклар ашагыз

Депрессия һәм стрессны ашап юкка чыгару дөрес түгел дияргә ярамый. Моны бары тик дөрес азыклар белән генә эшләргә кирәк. Көзге кәефсезлек чорында күбрәк күркә ите, эре бөртекле оннан пешерелгән икмәк, әчегән сөт продуктлары, банан, шоколад ашарга кирәк. Сөттә триптофан аминокислотасы бар, ул яхшы кәеф гормоны серотин эшләп чыгара. Күркә ите дә организмның стресска каршы торучанлыгын арттыручы аминокислоталарга бай. Шулай ук фолий кислотасы чыгынагы булган шпинат куллану да файдага булачак. Рационга күрәгә өстәү дә артык булмас, аның составында булган магний шоколадта, какаода да бар, алар серотин эшләп чыгаруга ярдәм итәр.

Гади, чиста су эчегез

Су – яшәү чыганагы. Сыеклык җитми икән, организм беркайчан да тонуста булмаячак, димәк, яхшы кәеф тә сезне читләп уза дигән сүз. Кеше чиста суны ике литрдан да ким эчәргә тиеш түгел.

Үзенчәлекле фотосессия оештыр

Әгәр сезне бертөрле яллар ялыктырган икән, бу көннәрне яктыртуның яхшы ысулы. Фотосессиягә әзерләнү шактый вакытны ала, шуңа күрә көннәрегез шуның белән мәшгуль булып узар. Фотограф белән эшләү шатлык хисләре бирәчәк. Ә истәлеккә әлеге гаҗәеп ел фасылыннан матур һәм җылы фотосурәтләр калачак.

Зарарлы ризыклардан баш тартыгыз

Фастфуд, ярымфабрикатлар, чипсы, кызган ашамлыклар – начар кәеф чыганагы. Әлбәттә, бу ризыкларны кабул иткәч башта кәеф күтәрелгән кебек тоела, ләкин соңыннан бу юкка чыга. Күпсанлы тикшеренүләр исбатлаганча, мондый азык-төлек аркасында психиканың торышы начарлана. Дөрес булмаган рацион депрессия барлыкка килү куркынычын 40 процентка арттыра. Шуңа күрә, туклану турында уйланыгыз һәм зыянлы ризыклардан баш тартыгыз. 

Тиешенчә ял итегез

Ял - елның теләсә кайсы вакытында мөһим. Аннан башка нормаль тормыш алып баруны күз алдына да китереп булмый. Көзге вакытта төшенкелеккә бирелүгә дучар буласыз икән, үзегезгә артык эш алырга киркәми. Әгәр инде,сезне чолгап алган шартларда бөтенләй дә эшлисегез, яшисегез килми икән “ял” алыгыз. Беркайчан да эшләргә кыймаган берәр эшегезне эшләгез, шәһәр читенә, табигатькә чыгарга була, нинди дә булса мастер-класска барыгыз, хобби табыгыз, спа-процедураларга барырга мөмкин. Үзенә туры килгән ял итүне табу һәркемнең кулыннан килә. Әгәр сезне ял иттерә алырдай андый алымны белмисез икән, диванда ятып торырга, йоклап алырга, берәр яхшы фильм карарга була. Болар сезне чолгап алган хисләрдән арынырга ярдәм итәр.

Шопинг

Әгәр яңа әйберләр яратасыз икән, сезгә кибетләргә барырга кирәк. Яңа шарф, перчатка, сумка алыгыз. Бу кәефегезне күтәрә торган теләсә нәрсә булырга мөмкин. Яңа төсләр бөтенләй яңа кичерешләр бүләк итәчәк.

Дарулар кабул итмәгез

Антидепрессантлар эчкәндә аеруча саклык таләп ителә. Кагыйдә буларак аларны бары тик табиб кына язып бирә ала. Ләкин көзге күңел төшенкелеген мондый препаратлар белән сирәк дәвалыйлар, чөнки бу файдасыз. Депрессия белән көрәшү өчен башка ысуллар куллану яхшырак булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100