Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намаз вакытында нинди сүрәләр һәм догалар укыла?

Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

news_top_970_100
Намаз вакытында нинди сүрәләр һәм догалар укыла?

Намаз укыганда укыла торган догалар һәм сүрәләр Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте сайтында урнаштырылган. Биредә намаз уку тәртибе һәм гамәлләре язылган.

Намаз рәкәгатьләрдән — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибеннән гыйбарәт. Ул ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:

1. Тәкбир әйтеп («Аллаһу Әкбәр») кулларны күтәрү.

2. Кыям — намаз вакытында басып тору.

3. Кыйраәт — намаз вакытында Коръән уку.

4. Рөкүгъ — намазда билгә тикле баш ию.

5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.

6. Беренче сәҗдә.

7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.

8. Икенче сәҗдә.

Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә — кагъдә. Кагъдә — икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога — «Әт-тәхият» («тәшәххүд») догасын уку.

Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт — сәлам бирү өстәлә. Сәлам — башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ" сүзләрен әйтү.

1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.

2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.

3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:

4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.

5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.

Намазның гамәлләре

Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».

«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

«Сәнә» догасы:

Сөбъхәәнәкәл-лааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс- мүкә вә тәгәәләә җәддүкә вә ләәә иләәһә гайрүк («Аллаһым! Син һәртөрле кимчелектән өстенсең, бөтен мактаулар Сиңа, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр, вә Синнән башка илаһ юк, Синнән башкаларга гыйбадәт кылмыйбыз».)

Шуннан соң «әгузү«не һәм «бисмилләһ«не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын. Бу дөньяда һәркемгә дә шәфкатьле, ә Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхимле булган Аллаһның исеме белән»).

Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәнир- рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь- ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул — мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).

Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. «Ихлас» сүрәсе: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувәллааһу ахәд. Аллааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йүләд. Вә ләм йәкүллүһу күфувән әхәд. («Әйт: Ул — Аллаһ Бер, Аллаһ — Мәңгелек. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм беркем, Аңа тиң түгел»).

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм. («Олуг Раббымны пакь дип беләм»).

Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ («Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә«).

Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкәл-хәмд («Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына тиеш»).

Сәҗдә — җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә" дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.

Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары «Сөбхәнәкә" догасы укылмый, «әгүзе» әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә" догалары укыла:

— Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ («Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә — һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд — Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе»).

— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид («Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат»).

— «Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр» («Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Әс-саләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ («Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын»)

Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә з̣әл-җәләәли үәл-икраам («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы һәм тынычлык Синнән генә. Син — мөбарәк Зат, әй олуглык һәм хөрмәт Иясе Аллаһ».)

Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.

4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:

а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100