Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Муеннан буалар, кемдер карап торган кебек, кычкырырга тавышым юк": Куркыныч төш күреп бастырылуның сәбәбе нидә?

"Муеннан буалар, кемдер карап торган кебек, кычкырырга тавышым юк": Куркыныч төш күреп бастырылуның сәбәбе нидә?

news_top_970_100
"Муеннан буалар, кемдер карап торган кебек, кычкырырга тавышым юк": Куркыныч төш күреп бастырылуның сәбәбе нидә?
Кешеләр куркыныч төшләр күреп, бастырылып интегергә мөмкин. Белгечләр моның сәбәбен аңлаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Кемдер төшендә куркыныч кеше карап торган кебек күрә, аңа чит кеше орынып киткән кебек була. Башкаларның муенын буган кебек, күкрәгенә кемдер бастырып торган кебек була. Төш күрүчеләрнең 8 проценты теге дөнья көчләре булуын да тоям ди уйлый. 

"Уянып киттем, хәрәкәт итә алмаганымны аңлыйм. "Әни, ярдәм итегез", дип кычкырам. Мине беркем ишетми. Кычкыра алмыйм, мөгрәп ятам, тавышым чыкмый", - дип сөйли кайберәүләр.

Табиблар бу халәтне йоклагандагы паралич дип атый. Ул арыганлыктан, стресстан, йокы туймаганнан килеп чыга.

Сеченов университетының нейрохирургия һәм нерв авырулары кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Михаил Полуэктов тиз йокы фаза бик иртә, яки бик соң башланганга күрә, кешеләр куркыныч төш күрә дип аңлата.

"Кеше йокыга киткәч, ул җиңелчә йокыга керә, аннары йокы тирәнәя, соңрак төшләр барлыкка килә - бу тиз йокы фазасы була. Бу вакытта кеше төшендә күргән хәрәкәтләрне кабатламасын өчен, мускуллар тонусы бетә. Кайчакта тиз йокы бик иртә яки бик соң башлана. Әле кеше йокыга китмәгән килеш үк, тиз йокы башланырга мөмкин. Ул чакта әле өнендә булган кешенең мускуллар тонусы бетә. Нәтиҗәдә кеше хәрәкәт итә алмаганын аңлый, чөнки аның өлешчә тиз йокысы башлана. Йоклагандагы параличның асылы менә шунда", - дип аңлата табиб.

Аның сүзләренчә, йоклагандагы параличның кешегә зыяны юк. Ул берничә секундтан берничә минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Күңелсез хисләрдән башка бернинди дә зыяны юк. "Әлбәттә, дарулар эчәргә була. Ләкин бу өянәк еш кабатланса гына, дару эчәргә кирәк. Йокы режимын нормага китерегез, физик йөкләнешне, стресс дәрәҗәсен киметегез", - ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100