Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңгәр Сабан туенда нәрсә булачак?

Ел саен зур масштабларда үткәрелүче Миңгәр Сабан туе быел 23 июньдә, ягъни бу якшәмбе үткәреләчәк.

news_top_970_100
Миңгәр Сабан туенда нәрсә булачак?
Быел Миңгәр Сабан туеның түләүле булуы турындагы сүз күпләрне аптырашта калдырган иде. Күп кенә чыганаклар Сабан туена керү бәясе 100 сум дип билгеләнгән булуын хәбәр итте. Ләкин Сабан туе спонсорларының берсе "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов 100 сум түләү машиналарын махсус җиһазландырылган, саклана торган урыннарда калдыручылар өчен генә булуын әйтте. Ул, шулай ук, Сабан туеның һәр елдагыча бушлай булуын аңлатты. 

Милли бәйрәмнең программасын сезгә тәкъдим итәбез. Ул гадәттәгечә кичен үткәреләчәк.

”MINGER" Сабан туенда 16.00-19.00 сәгатьләрдә "Риваят" фольклор ансамбле кунакларны каршы ала.

19.00-24.00 - татар биюләре.

17.00-20.00 - суда спорт конкурслары.

17.00-21.00 - Мишә елгасындагы мәйданда концерт-спорт программасы.

21.00-00.30 - "Кунак сәхнәсе" - сәнгать осталары концерты.

Концертта ИлСаф, Резеда Шәрәфиева, Данир Сабиров, "Хитобои” төркеме катнашачак. Алып баручы - Камал театр актеры Алмаз Гәрәев.

19.00 -01.00 - Мәйдан экстрим.

21.00-01.00 - Концерт. Анда Илназ Гарипов and "Tatar in Leibl", Лилия Хәйруллина, Искәндәр Шакиров, Рөстәм Галимҗанов, Илдар Харисов, Регина Тимербулатова, Айсылу Габдинова, Ди джей Али, САЛАВАТ катнашачак.

17.00-21.00 Чатыр шәһәрчегендә дөнья халыклары кухнясы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүче диаспораларның бәйрәм концерты булачак.

Ат-спорт мәйданында тамаша 17.00 дән 21.00 гә кадәр булачак.

Спорт мәйданы 17.00-21.00 сәгатьләрдә булачак. Анда “Утын яру" конкурсы; армреслинг; гер күтәрү булачак.

Сабан туе милли конкурслары: йомырка белән йөгерү; көянтә белән су ташу; чүлмәк вату; капчык киеп йөгерү; катыктан тәңкә эзләү.

Үзәк мәйданда тамаша 18.00-01.00 сәгатьләрдә булачак.

16.00 - "Миңгәр" документаль фильмын карау.

18.00 - Көрәш, авыр үлчәүдә.

18.30 - Сабан туе милли конкурслары.

19.00 - Миңгәр Сабан туен ачу тантанасы.

19.30 - 21.00 - Көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашучылар парады.

Көрәш буенча дөнья чемпионатының финал өлеше.

21.00 - 23.00 Концерт. Программада Салават, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Кавказ биюләре, “Чыңгызхан" төркеме.

23.00 - тантаналы салют.

Яшьләр сәхнәсе 17.00 - 01.00 сәгатьләрдә булачак.

21.00 - "TATAR STYLE" программасы.

Балалар өчен:

18.20 - “Дуслыкта көч" Габдулла Кариев исемендәге театр артистларының балалар спектакле.

18.45 - Балалар сабантуе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100