Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менопаузадан соң сөт бизе яман шеше килеп чыгуның сәбәбе билгеле

Менопаузадан соң сөт бизе яман шеше килеп чыгуның сәбәбе билгеле

news_top_970_100
Менопаузадан соң сөт бизе яман шеше килеп чыгуның сәбәбе билгеле
Иллинойс университеты галимнәре хатын-кызлар канындагы майлы кислоталар сөт бизе яман шешен китереп чыгара алуын раслаган. Менопаузадан соң яман шеш очракларыкүбәюе шуның белән бәйле, дип яза Лента.ру.

Белгечләр менопаузадагы хатын-кызларны тикшергән, аларның 37сенең авырлыгы нормада булган, 63ендә симерү билгеләре күзәтелгән, 21 хатын-кызда башта симерү булган, аннары алар ябыккан. Майлы кислоталар авырлыгы нормадан югары булган хатын-кызларда күбрәк булуы ачыкланган. Хатын-кызлар ябыга башлагач, бу матдәләр дә кимегән. 

Шуннан соң галимнәр шеш һәм метастазалар китереп чыгарган клеткаларга симезлектән интегүче хатын-кызлар канын кушып караганнар. Нәтиҗәдә яман шешле тукымалар тагын да куәтләнеп үсә башлаган. 

  • Сөт бизе яман шеше хатын-кызларда иң еш очрый торган рак төре. Елына 800 меңләп хатын-кызда табыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100