Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Меңләгән кешенең иртә үлеме сәбәбе билгеле

Меңләгән кешенең иртә үлеме сәбәбе билгеле

news_top_970_100
Меңләгән кешенең иртә үлеме сәбәбе билгеле
Галимнәрнең халыкара төркеме 2015 елгы мәгълүматларны анализлаганнан соң, кешеләрнең иртә үлеме сәбәбен ачыклаган, дип яза Лента.ру сайты. Бер елда 385 мең кеше автомобильдән чыккан газлардан үлгән, дигән нәтиҗә чыгарган алар.

Тикшерүчеләр дизель һәм башка двигательләрдә эшләүче транспорт чараларының, шул исәптән автомобильләр, йөк машиналары, автобуслар, корабльләр, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасының халык үлеменә тәэсирен өйрәнгәннәр. 

Галимнәр исәпләвенчә, 2015 елда үлгән 11% халыкның үлеме ягулык янудан чыккан газлар аркасында булган. Сулыш органнары, йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышлар, инсультлар һәм диабеттан күргән зыян триллион доллар белән исәпләнә икән. 

Әйтик, Кытайда гына да автомобиль газлары аркасында 114 мең кеше үлгән. АКШта, Франциядә, Германиядә, Италиядә һәм Индиядә дизель дигательләреннән чыккан газлар аркасында үлүчеләр саны арта, ди галимнәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100