Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинага утыргач нинди дога укырга?

Хәзер техника заманасы. Һәр гаиләдә берничә автомобиль булырга мөмкин. Юлга чыгу — ул үзе бер тәвәккәллек таләп итә.

news_top_970_100
Машинага утыргач нинди дога укырга?

Автомобильгә утырганда Аллаһны искә алу хәерле булыр. Юлга чыкканда укыла торган дога аерым бар. Ул Аллаһка сыенуны, бары тик Ул гына таяныч икәнен, аңлауны белдерә торган сүзләрдән тора.  Бу догаларның дөреслеген Казанның “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тикшерде.

  • Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү. 
Бу сүзләрнең тәрҗемәсе болай яңгырый: Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!

Шуннан соң түбәндәге сүзләр әйтелә: 
  • Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин.
Бу сүзләрнең тәрҗемәсе болай яңгырый: Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде. 

Шуннан соң өч тапкыр «Әл-хәмдү лилләәһ», өч тапкыр «Әллааһү әкбәр» дияргә кирәк. Һәм түбәндгәге сүләрне әйтәләр:

  • Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә. 

Бү сүзләрнең мәгънәсе: Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр.

Исән-имин булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100