Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Манный ярмасын нәрсәдән ясыйлар һәм аның зыяны нидә?

Манный ярмасында В1, В2, В6, Е, Н һәм РР витаминнары, калий, кальций, магний, тимер, кобальт, фосфор һәм натрий, крахмал бар.

news_top_970_100
Манный ярмасын нәрсәдән ясыйлар һәм аның зыяны нидә?

Манный ярмасын бодай ярмасыннан ясыйлар. Бодай бөртекләрен бик яхшылап ярдыралар һәм чистарталар. Бодайны тарттырганда 2 процент кына калдыклар кала. Менә шул калдыкларны иләп, манный ярмасы итеп саталар.

Манный ярмасында «тиз» углеводлар бар. Ягъни манныйдагы шикәр канга бик тиз сеңә. Ул күп энергия бирә һәм бик тиз сарыф ителеп бетә. Шуннан соң организм тагын да күбрәк энергия сорый башлый. Шуңа күрә манный ярмасын шикәр авыруы (диабет) белән интегүчеләргә ашарга киңәш ителми.

Манный боткасында бик күп күләмдә үсемлек аксымы — глютен була. Глютен исә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр глютенга аллергиягез булмаса, манный боткасын рәхәтләнеп ашый аласыз, дип киңәш итә диетологлар. 

Манный ярмасында В1, В2, В6, Е, Н һәм РР витаминнары күп. Калий, кальций, магний, тимер, кобальт, фосфор һәм натрий, крахмал бар. Манный ярмасында клетчатка аз. Шуңа күрә аны йомшак диеталар вакытында бирәләр. Эчәклеккә операцияләр булганда, ашказаны-эчәклек тракты авырулары, ашказаны җәрәхәте һәм гастрит вакытында манный боткасы ашыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100