Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә уртача хезмәт хакы күпме?

Социаль, телеком, фәнни-техник эшчәнлек, бизнес өчен хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң зур күләмдә арткан.

news_top_970_100
Мәскәүдә уртача хезмәт хакы күпме?

Быелның сигез аенда Мәскәү халкының уртача хезмәт хакы, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 9,4 процентка арткан. Бу турыда башкала мэриясенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Мосгорстат мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә бер айга уртача хезмәт хакы 81,8 мең сум тәшкил иткән.

Хезмәт хакы иң зур күләмгә арткан вазифаларны Мәскәүнең Икътисади сәясәт департаменты җитәкчесе Владимир Ефимов әйткән. Аның сүзләренчә, социаль, телеком, фәнни-техник эшчәнлек, бизнес өчен хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң зур суммага арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100