Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә иң кечкенә фатир ничә сум тора?

Мәскәүдә иң кечкенә фатир ничә сум тора?

news_top_970_100
Мәскәүдә иң кечкенә фатир ничә сум тора?
Россия башкаласы Мәскәүдә иң кечкенә фатир 1,99 млн сум тора. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Мәскәүдәге торак базарын өйрәнгәннән соң, "Мир квартир" порталы иң кечкенә фатир бәясен ачыклаган. Аның мәйданы 11 квадрат метр икән. Фирганә урамында урнашкан бу фатирны хуҗалары 1,99 млн сумга сата.

Икенче урында 12 квадрат метрлы фатир. Аның бәясе 2,15 млн сум тора.

Бу фатирларның икесе дә тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан.

"Аерым санузелы, кухня блогы булган бүлмәләрне фатир итеп рәсмиләштерү инде моңарчы да бар иде. Шулай да соңгы вакытта микростудияләр торган саен ешрак күренә башлады. Алар Мәскәүдә генә түгел, Петербургта да гади бүлмәләргә алмашка килә", - дип сөйләгән порталның гендиректоры Павел Луценко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100