Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән сүз хакмы?

Мөселманнарга Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән сүз хакмы?

news_top_970_100
Мөселманнарга Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән сүз хакмы?
Мессенджерларда Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән хәбәр таралды. Бу мөселманнарда ялгыш фикер тудырырга мөмкин. Шул сәбәпле Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте Аллаһ илчесенең туган көнен бәйрәм итүгә дөреслеген раслап дәлилләр китерде.

Беренче сорау: Пәйгамбәр туган көнен ничә тапкыр билгеләгән?

Җавап:

Пәйгамбәр (Аллаһ аннан риза булсын) үзенең туган көнен һәр атна саен билгеләгән. Әбү Катадыдан тапшырылган хәдистә түбәндәгеләр китерелгән:

في الحديث عن أبي قتادة : أن رسول الله صلّى الله عليه وسلّم سُئل عن صيام يوم الاثنين، فقال : فيه وُلدتُ وفيه أُنزل عليَّ.

.(الصيام كتاب في "،الصحيح" في مسلم الإمام رواه)

Аллаһ илчесеннән дүшәмбе уразасы турында сорагач, ул “Мин шушы көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде (Сәхих Мөслим / Ураза турында бүлек, 1162 (198)”, - дип җавап биргән.

Әлбәттә, хәдистә ураза турында әйтелә, ә шатлыкны башкача белдерү, чагылдыру турында түгел. Әмма Шәригать кануннарына каршы килми икән, бәйрәм итү тыелмаган. Моны Имам Бохариның “әс Сәхих” (Китабу ән-никах”, 5101) җыентыгындагы хәдис тә раслый. Анда Пәйгамбәрнең тууы турында хәбәр иткән кол хатынны азат иткәне өчен һәр дүшәмбе Әбу Ләһәбкә җәзаларны җиңеләйтүе турында әйтелә. Соңыннан гомере буе мөселманнарга дошман булган кешегә шундый бүләк. Ә Аллаһ илчесе туган көнен бәйрәм, шатлык итеп кабул иткән мөселманнар турында нәрсә әйтәсе?

Икенче сорау: Коръәндә һәм Сөннәттә Пәйгамбәрнең Мәүлид көнен билгеләп үтүне боерган берәр дәлиле бармы?

Җавап: Мәүлид үзеннән-үзе максат түгел. Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүен шатлык дип кабул итү максат була. Ә шатлык Шәригать тарафыннан законлаштырылган гамәл генә түгел, ә һәрбер мөселманның вазифасына кертелгән. Коръәндә Аллаһ әйтә:

قل بفضل الله و برحمته فبذلك فليفرحوا(Юныс/58)

Мәгънәсе: “Әйт (Мөхәммәд): Аллаһның рәхимлелегенә һәм юмартлыгына сөенсеннәр (дингә ышанучылар). Бу дөньялыктагы иң күркәм байлыктыр”.

Башка аятьтә Аллаһ әйткән:

و ما أرسلناك إلا رحمة للعالمين(Анбия/107)

Мәгънәсе: “Без сине дөньялыкка (кешеләр һәм җеннәр өчен) мәрхәмәт булсын дип җибәрдек

Шушы һәм алдагы аятьләрдән күренгәнчә, мөселманнар Аллаһ илчесенең бу дөньяга иңүен шатлык итеп кабул итәргә тиеш. Моны Ибн Аббас тәфсире дә раслый. Ул Аллаһ биргән байлык – белем, ә аның мәрхәмәте – Мөхәммәд дип әйткән.

Ибн Тайимииның да Мәүлидкә карата фикере бар. «Иктида Аля Сыратин Мустакым» әсәрендә язган:

فتعظيم المولد واتخاذه موسما، قد يفعله بعض الناس و يكون له فيها أجر عظيم لحسن قصده و تعظيمه لرسول الله صلى الله عليه و سلم.

“Мәүлидне олылау һәм аны бәйрәм итү – рәхмәтле гамәл. Бу игелекле ният һәм Аллаһ илчесен зурлау”.

Бу Аллаһ илчесенең туган көнен бәйрәм итүнең хак булуын дәлилләүнең бик кечкенә өлеше. Бу мәсьәләдә ялгышкан кешеләрне Аллаһ туры юлга бастырсын иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100