Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпләр 5 көнлек уку атнасына күчәчәкме?

Беренче сентябрьдән Мәскәү өлкәсендәге барлык мәктәпләрендә укучылар атнасына биш кенә көн укый. Моны 95 процент ата-аналар хуплап чыкты.

news_top_970_100
Мәктәпләр 5 көнлек уку атнасына күчәчәкме?

Бу инициативаны РФ Иҗтимагый палатасы хуплаган. Оешманың гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау комиссиясе җитәкчесе, җырчы Диана Гурцкая балаларның режимы бик тыгыз булуын әйткән. Аның фикеренчә, шимбә көнне укымаган очракта, укучылар ял итә һәм өстәмә белем алачак. Бу хакта РИА НОВОСТИ яза.  

Гурцкая әйтүенчә, дәресләр 45 минут түгел, 40 минутлык булырга тиеш - тикшеренүләр кыска дәресләрнең нәтиҗәлерәк булуын раслый."Без ХХ гасырдагы классик белем бирү системасын IT гасыр бурычлары белән тәңгәл китермәкче булабыз. Ә балалар бик нык арый", - ди Гурцкая. Җырчы үзенең тәкъдимен ата-аналар да хуплар дип уйлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100