Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луис Альберто вафат булган, Марианна кияүгә чыкмаган - "Байлар да елый" сериалы актерларының язмышлары нинди булган?

27 ел элек, 1991 елда, нәкъ шушы көннәрдә "Байлар да елый" сериалы күрсәтелә башлады. Сериал 1992 елның ноябренә кадәр дәвам итте. Сериал геройлары хәзер ничек яши? Интертат Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан чыгып, күзәтү ясый.

news_top_970_100
Луис Альберто вафат булган, Марианна кияүгә чыкмаган - "Байлар да елый" сериалы актерларының язмышлары нинди булган?

Марианна - Вероника Кастро

Сериал бездә 90 елларда гына күрсәтелсә дә, аның 1979 елда төшерелгән икәнен искә алырга кирәк. Шуңа күрә "Әле генә яшь актерлар шулай картайганмы" дип гаҗәпләнмәгез. Вероника Кастрога - Марианны Вильяреаль роле дөньякүләм танылу китерә. Ул бу сериалдан соң күп фильмнарда һәм сериалларда төшә. Аны таныткан тагын бер сериал -  "Кыргый Роза". Ул үзе дә фильм төшереп карый, әмма бу юнәлеш тә аңа танылу китерми.

Җырчы һәм актриса. Сәхнәгә чыгуы үзенчәлекле. 1952 елның 19 октябрендә Мехикода туа, яшьтән үк актриса булырга теләгән. 15 яшендә сериалда төшә. 16 яшендә ир-атлар өчен журналга анадан тума фотога төшә. Бай депутат белән таныша, ул аңа укырга керергә ярдәм итә. Шуннан соң аның дисклары чыга башлый, фильмнарга чакыра башлыйлар. 

Бер тапкыр да кияүгә чыкмый, Мексикада шоу-бизнес язучыларның яраткан темаларының берсе - аның шәхси тормышы. Олы улы Кристиан Латин Америкасында танылган кеше, әнисе белән аралашмый. Оныгы туганын Вероника газеталардан укып белгән. 

2010 елда Россиягә килә, "Минута славы" тапшыруында катнаша.

Луис Альберто - Рохелио Герра

Луис Альберто 1936 елның 8 октябрендә туган. Ул 1956 елда ук фильмнарда төшә башлый, әмма иң зур танылуны аңа Луис Альберто роле китерә. 100 дән артык роль башкара, 2013 елда актерлык карьерасыннан китә, укыта башлый. Рохелио Герра быел 28 февральдә баш миенә кан савудан вафат була. Аңа кадәр ул шактый вакыт авырып, урын өстендә ята. 

Дон Альберто - Аугусто Бенедико

Аугусто Бенедико фильмга чакырылганчы ук Мексикадагы иң танылган актерларның берсе була. Ул 50 фильмда һәм 20 сериалда төшә. Ул Россиядә сериал зур популярлык белән барган вакытларда - 1992 елның гыйнварендә вафат була. 

Донья Елена Исагирре - Алисия Родригес

Тумышы белән Испаниядән. Фильмның уртасында, аны ташлап китә һәм бу рольне Марила Элисага тапшыралар. Хәзер "Дөнья байрагы" иҗтимагый оешмасында, аны хәтта Нобель премиясенә дә тәкъдим иткәннәр. 

Ирма Рамос - Флор Прокуна

Тискәре роль - усал үги әни ролен башкарган Флор Прокунага бу роль зур танылу китерә. Бу рольдән соң ул 16 фильм һәм сериалда төшә. 2007 елда, сәбәбен аңлатмыйча гына, кино сәнгатеннән китә һәм авылда яши башлый. Журналистлар белән аралашмый. 

Диего Авила - Мигель Палмер

Мигель Палмер шушы роле белән таныла. Әле дә сериалларда төшә. «Сеньора Асеро» сериалында төп рольләрнең берсе башкара, бу сериал АКШ һәм Мексикада зур уңыш белән бара.

Рамона - Иоланда Мерида

Бәхетсез хатын ролен башкарган Иоланда Меридага да роль зур популярлык китерә. "Байлар да елый"дан соң ул 20 сериалда төшә. 2001 елда вафат була. 

Эстер Исагирре - Росио Банкельс

Эстер фильмда бик күпләрнең тормышын боза. Бик тискәре булганга ахырысы, сериалда Эстердан котылу юлын җиңел хәл итәләр - ул вафат була. Бу рольгә килгәнче үк Росио Банкельс бик популяр йолдыз була. Ул әле дә фильмнарда төшүен дәвам итә. Соңгы эше - 2016 елда төшерелгән "Язмышка юл" сериалы. 

Альберто Лопес - Гильермо Капетильо

Гильермоны фильмнан соң "Мексика секс-йолдызы" дип атап йөртә башлыйлар. Соңыннан ул 30 фильм әм сериалда төшә. Хәзер сирәк кенә сериалларда катнаша, буш вакытында зур гаиләсе белән бергә ял итә. Мексикада танылган Эдуардо Каметильо - аның туганы. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100