Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лейкозлы сыерларның продукциясен кулланырга ярыймы?

Сорауга Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Лейкозлы сыерларның продукциясен кулланырга ярыймы?

Шәхси секторда тикшерелгән терлектән 10-12 процент йогышлысы ачыклана. Аннары өстәмә тикшеренү нәтиҗәсендә, гематологик авыртулы терлекләр ачыклана. һәм бу очракта ике атна эчендә иткә тапшыруны киңәш итәбез. Продукцияне термик эшкәртүсез куллану ярамый, кайбер очракларда ите ашарга ярамаслык булырга да мөмкин. Кеше өчен куркыныч түгел, термик эшкәртүдән соң вирус үлә, ләкин терлекнең клиник билгеләренә кадәр җиткерергә ярамый. Йогышлы гына булган вакытта продукциясен куллану ярый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, йогышланган терлекнең сөтен термик эшкәртүсез эчмәү хәерлерәк. Ә авыртуның тирән стадиясенә җиткән терлекләрнең продукциясен куллану киңәш ителми. Лейкоз вирусы термик эшкәртүдән курка, ә шәхси секторда бит кайнатмыйча да эчәләр. Шуңа күрә сөтне тыныч күңел белән эчәр өчен, гел тикшереп тору кирәк. Авыртуга шик төшсә, сөт җыючылар да андый сыер сөтен кабул итми. Шәхси секторда йогышлы терлекләрне тотмаска киңәш итәбез. Сәламәт терлеккә алмаштыру хәерлерәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100