Кызларның тырнак буявы төсе нәрсә аңлата?

11 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Хатын-кызлар тырнак буяганда, төсләрне артык уйлап тормыйча гына сайлый кебек. Ә маникюр осталары исә шушы төскә карап, кызларның характерын билгеләргә өйрәнгән.

Тән төсе - мондый лак сайлаган кызлар үзләре турында бик кайгыртучан. Алар элегант, нәфис, актив. Алар байлыгы белән мактанмый.

Аксыл-алсу төсне үз бәясен белгән хатын-кызлар сайлый. Алар үз-үзенә ышана, манипуляциягә бирелми.

Кислотасыман алсу төс - бер кайгысыз, җиңелчә яши торган хатын-кызларга хас.

Кызыл лакны кырыс характерлы кешеләр сайлый.

Соры (көмешсыман) төсне мода белән бик яхшы таныш, модалы трендларга карап киенә торган кызлар куллана.

Кара буяуларны фаталь хатын-кызлар ярата. Алар куркыныч та, кырыс та, агрессив та булырга мөмкин.

Гадәти булмаган төсләрне - шәмәхә, баклажан, яшел төсне аерылып торырга теләгән кызлар куллана. Неон төсләр дә шушы рәткә керә.

Металл - алтын, көмеш, җиз төсле лакларны үзе өчен үзе җавап бирә торган, кирәк чакта үзен яклый ала торган кызлар сайлый. Алар үзләре дә "корычтай" ихтыярлы була.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла